Камилә Вәлиевага «Россиянең атказанган спорт мастеры» исеме бирелә

15 яшьлек фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Россиянең атказанган спорт мастеры исеменә лаек булды. Бу хакта Спорт министрлыгы рәсми сайтында хәбәр ителә. 
Камилә Пекинда команда турнирында Олимпиада чемпионы булды, шулай ук Европа чемпионатында җиңде. Дәрәҗәле исемнәр фигуралы шуучы Марк Кондратюк, биатлончылар Эдуард Латыйпов, Ульяна Нигъмәтуллина һәм Кристина Резцовага, чаңгыда трамплиннан сикерүчеләргә Данил Садриевка, Евгений Климовка, Ирма Махинага һәм Ирина Аввакумовага, фристайлчы Анастасия Смирновага да бирелде.

Фикер өстәү