Казан кызы Камилә Вәлиева Олимпиадада команда ярышларында кыска программа белән чыгыш ясаячак

Фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасыннан Пекинда узачак Олимпиаданың команда ярышларында кыска программа белән чыгыш ясаячак спортчылар исемнәре аталган.

“Матч ТВ” хәбәр иткәнчә, турнирда ялгыз шуучы ир-атлардан – Марк Кондратюк, хатын-кызлардан – Казан кызы Камилә Вәлиева, парлы шууда – Анастасия Мишина һәм Александр Галләмов, бозда биюдә – Виктория Синицина һәм Никита Кацалапов катнаша.

Кыска программа белән чыгыш ясаучылар исемлеге бүген 16.00 сәгатьтә рәсми төстә игълан ителәчәк. Ирекле программада Камиләне Анна Щербакова яки Александра Трусова алыштырырга мөмкин. Әмма федерация Вәлиеваны ирекле программага калдырып, башка төрдә чыгыш ясаучыларны алыштырырга мөмкин.

Олимпиадада фигуралы шуу буенча команда ярышлары 4 февральдә башлана.

Сүз уңаеннан, Камилә Вәлиеваның ялгыз шуучы хатын-кызлар арасында җиңүгә төп дәгъвачы булып саналуын искәртеп үтик. Гүзәл якташыбыз 15 һәм 17 февральдә шәхси ярышта чыгыш ясаячак.


Фикер өстәү