Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Дмитрий Хубезов белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Дмитрий Хубезов белән очрашты.

Очрашуда Covid-19 пандемиясе шартларында республиканың сәламәтлек саклау системасының эше турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үтүенчә, коронавирус ситуациясе даими контрольдә тора. Татарстанда йогышлы авырулар өчен ятак резервы бар, барлык медицина оешмалары кирәкле җиһазлар, кислород, медикаментлар һәм саклау чаралары белән тәэмин ителгән. «122» колл-үзәге эше көчәйтелә. Республиканың оператив штабы көн саен эшли.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда республика оперштабы җитәкчесе, Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков та катнашты.


Фикер өстәү