Рөстәм Миңнеханов кадрлар резервының яңа составы белән очрашты

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты кадрлар резервының яңа составы белән очрашты дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов барысын да кадрлар резервына керүләре белән котлады, һәм проект республикада 7 ел буена гамәлгә ашырыла, дип бедерде. Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, кадлар резервы – белгечләрне сайлап алу гына түгел, теләсә кайсы дәрәҗәдәге идарәчеләр өчен күнекмәләр алу һәм аларны ныгыту да.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте департаменты җитәкчесе РТ Александр Белов хәбәр иткәнчә, быел кадрлар резервы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин билгеләгән илкүләм проектларны исәпкә алып формалаштырылды.

Быел барлыгы 22 кеше Татарстан Республикасы Президенты кадрлар резервына узган. Ел саен аның составында реаль икътисад секторы вәкилләре арта бара.

Моннан тыш, менә 3 ел рәттән «Россия лидерлары» конкурсы финалистлары да кертелә бу составка (быел 7 кеше).

Барлык резервистлар да Татарстан Республикасы җитәкчелегеннән булган 8 остаз арасында бүленгән (А.В. Песошин, Ә.Ә. Сәфәров, Р.К. Нигъмәтуллин, М.Г. Әхмәтов, Ш.Х. Гаффаров, В.Г. Шәйхеразыев, Л.Р. Фазлыева, Р.А. Шәйхетдинов).

Моннан тыш, остазлар җитәкчелегендә резервистлар республиканың социаль-икътисадый үсешенә юнәлгән проектлар гамәлгә ашырыла. Быел проектлар федераль илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга бәйле.

Очрашу барышында һәм 22 резервист кыскача үзләре һәм планнары турында сөйләделәр.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, бүген кадрлар –икътисад үсешенең иң төп тәшкилияте. Республикада үз кадрларын әзерләүгә өстенлек бирелә. Үз идарәчеләребезне әзерләргә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов, моның өчен тиешле структураны корырга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, күнекмәләрне формалаштырырга һәм даими рәвештә укырга кирәк.

Татарстан Президенты шулай ук кадрлар резервы белән эшләү өчен остазлыкның җитди ролен билгеләп үтте. Көчле һәм тәҗрибәле кешеләр командасында булу мөһим, диде ул, остазлык – яшь белгечләргә бәһасез практик гыйлемнәр алу ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча: бу проектлар конкрет бурычларны хәл итүгә бнәлдерелә. Ул барысына да конструктив эш теләде.


Фикер өстәү