Хәтер көнендә бер минутлык тынлык игълан ителә

Быел Хәтер көнендә “Бер минутлык тынлык” 12.15 сәгатьтә узачак. Тикмәгә генә түгел. 1941 елның 22 июнендә Мәскәү вакыты белән нәкъ менә шушы сәгатьтә фашистлар Германиясенең һөҗүме турында Хөкүмәтнең Советлар Союзында яшәүчеләргә мөрәҗәгате эфирга чыккан.


Бөтен Россия күләмендә “Бер минут тынлык” игълан итү халкыбызның мәңгелек хәтере һәм кайгысы символына әйләнеп, сугыш кырларында һәлак булучыларның һәркайсын искә алу, дөньяга Җиңү бүләк иткән күп милләтле халкыбызның сынмас-сыгылмас рухы һәм батырлыгын тагын бер кат искәртү булып торачак.
Шулай итеп, көндәлек эшчәнлегебез кыска гына вакытка тулысынча туктап калачак. Бөтен ил кешелек тарихындагы иң канкойгыч сугыш корбаннарын искә алып, тып-тын калачак. Кешеләребез туганнары һәм якыннарының истәлеген хөрмәтләп, алар алдында түбәнчелек белән баш иячәк.


Фикер өстәү