Танылган кардиолог Рәшит Миннетдиновның якыннарының кайгысын уртаклашалар

Бангладеш Республикасында Россия белгечләре төркеме составында чит ил командировкасында булган вакытта, 66 нчы яшендә, Актанышның асыл улы – танылган Казан табибы, кардиолог Рәшит Миннетдинов вафат булды.

Рәшит Шамил улы 1954 елның 25 апрелендә Актаныш авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә. Югары белем алгач, 15 нче шәһәр хастаханәсенең кардиология бүлегендә хезмәт юлын башлый. Анда 1993 елга кадәр табиб-кардиолог булып эшли. Аннан соң, «Татфлот» МСЧ терапия бүлеге мөдире булып хезмәт куя. 2004 елдан башлап, Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең 2 нче санлы кардиология бүлегендә мөдир була.
Рәшит Шамил улы Миннетдинов гомер буе сәламәтлек саклау өлкәсендә лаеклы хезмәт куйды һәм лаеклы ялга чыкканнан соң да төрле учреждениеләрнең медицина хезмәтен оештыру буенча эшләвен дәвам итте.
Миннетдиновлар – Актаныштагы иң күркәм гаиләләрнең берсе. Шамил абый белән Шәмсегөл апаның өч баласы да – республикада хезмәтләре хөрмәтле билгеле шәхесләр. Нәсел дәвамчысы Рәшит Шамил улы бик иртә арабыздан китте. Дүсинә Шамил кызы – врач-невролог, республика клиник хастаханәсендә неврология бүлеген җитәкли. Медицина фәннәре кандидаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибәсе. Кече кызлары Энҗе Шамил кызы – доцент дәрәҗәле югары белемле икътисадчы, аның да хезмәт юлы мәркәзебез Казан белән бәйле. Актанышыбыз, республикабыз өчен бик хөрмәтле, дәрәҗәле шәхесләр биргән нәселнең тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең гаиләсенә, тормыш иптәше Лилия Мәхмүт кызына, улы Маратка, кызы Зөлфиягә, апасы Дүсинәгә, сеңлесе Энҗегә, туганнарына, якыннарына, хезмәттәшләренә Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык бирсен.
Тыныч йокла, Рәшит Шамил улы! Авыр туфрагың – җиңел, урының оҗмахта булсын. Сезнең турында якты хатирәләр безнең йөрәкләрдә сакланачак.

Актаныш районы халкы, район советы, район башкарма комитеты исеменнән,

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов.


Фикер өстәү