Ялган хәләл тамгалы ризыклар сатуга чыккан

Азык-төлектә хәләл тамгасын рөхсәтсез кулланып, аны кибет киштәләрендә сату очрагы табылу турында хәбәр итәбез, дип хәбәр итә dumrt.ru сайты. “Слово мясника” исеме астында чыккан әлеге ашамлык һәм аның җитештерүчесе Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты комитетында сертификация узмаган.

Аны сертификацияләү мәсьәләләре буенча Комитет җитештерүче белән эшлекле һәм консультатив багланышлар да алып бармый. Игътибарлы булыгыз!
Хәзерге вакытта Комитет белгечләре тикшерү үткәрәләр һәм әлеге ашамлыкны сәүдә ноктасынна алганнар.


Фикер өстәү