26 гыйнвар. Шәхесләр

Кардиолог, медицина фәннәре докторы, ТАССР, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе Рахлин Леопольд Матвеевич 1898 елда Саратов шәһәрендә туа.

Профессорлар А.Р.Лурия, А.Ф.Самойлов, С.С.Зимницкий шәкерте.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1922 ел), Казан ГИДУВында, 1946–1953 елларда – 2 нче терапия, 1953–1974 елларда 1 нче терапия кафедрасы мөдире; бер үк вакытта, 1930–1935 елларда, ТАССР Эчке эшләр халык комиссариатының медицина-санитария часте башлыгы. Тимерьюлчылар хастаханәсенең Казан бүлегендә 2нче терапия кафедрасын оештыручы һәм аның мөдире (1936–1956 еллар).

1971–1985 елларда Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсенең махсус хастаханәсе консультанты. Хезмәтләре матдәләр алмашы бозылуны өйрәнүгә, электрокардиографиягә карый.

СССРда электрокардиографияне гамәлгә кертүчеләрнең берсе, Казан ГИДУВының эчке аврулар клиникасында Идел буендагы беренче электрокардиография лабораториясен оештыручысы була.

 

Татар шагыйрәсе, балалар язучысы Әминә Әхмәт кызы Бикчәнтәева 1913 елны Казанда туа.

1934-1938 елларда  ул Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Укудан соң ул «Яшь ленинчы» газетасында әдәбият бүлеге хезмәткәре, Актаныш, Буа районы мәктәпләрендә укытучы, Татарстан радио комитетында балалар тапшырулары мөхәррире һәм сугыштан соңгы елларда башта Яшел Үзәннең Ф3Ө мәктәбендә, аннары Казан химия заводы тулай торагында тәрбияче, шәһәр мәктәбендә китапханәче һәм Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә мөхәррир булып эшли.

Язучы 1938 елда иҗат итә башлый. Аның «Бүләк» исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1940 елда дөнья күрә. Үзе исән чагында аның тагын 19 проза һәм шигырь китаплары басыла.

Әминә Бикчәнтәева 1986 елны вафат була.

 

 

Советлар Союзы Герое Гафиятуллин Газинур Гафиятулла улы 1913 елда Самара губернасы, Бөгелмә өязе Сугышлы авылында туа.

1941 елда Кызыл Армия сафларына баса. Көнбатыш, Калинин, Төньяк-Көнбатыш, Балтыйк буе һәм 2 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Дрисса һәм Витебск чигендә оборона сугышларында (1941 ел), Смоленск сугышында (1941 ел), Калининград (1941 ел) һәм Ржев-Вязьма (1943 ел) оборона операцияләрендә, Холм һәм Великие Луки шәһәрләре янында Ловать елгасы өчен барган бәрелешләрдә катнаша.

1944 елның 14 гыйнварында Овсище авылы өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Отделение белән бергә дошман дзотын юк итә. Икенче дзотның амбразурасына ташлана һәм утны күкрәге белән каплап һәлак була.

Бөгелмә шәһәрендә һәм Овсище авылында Г.Г.Гафиятуллинга һәйкәл куела. Геройның исеме Казан, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт урамнарына бирелә.

 


Фикер өстәү