Пенсионерлар өчен файдалы тәм-томны атаганнар

Ул сөякләрне ныгыта һәм кальций микъдарын җайга сала.

Хәлвә – сәламәтлек өчен бик файдалы ризык. Калорияле булуына карамастан, күп кенә файдалы микроэлементлардан тора ул. Доктор Елена Соломатина “Медикфорум” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Ризыкның составы төренә бәйле: арахистан, җитен, миндаль көнбагыш, көнҗеттән ясалган булырга мөмкин.

Тәм-том Е витаминына, клетчатка, кальций һәм омега-3 май кислоталарына бай. Бу матдәләр йөрәкне һәм сөякләрне ныгытуга, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмаска ярдәм итә.
Әмма хәлвәнең чамасын белеп кенә куллану мөһим. Табиб шикәр чиреннән яки симерүдән интегүчеләргә тәм-томнан баш тартырга киңәш иткән.

Шул ук вакытта хәлвә Е, С, В төркемендәге витаминнарга бай. Миндальдән ясалган хәлвәдә магний организмы тынычландыра, кан басымын көйли. Ә бу – өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча мөһим. Ризыктагы көнҗет мае исә тән тиресенә уңай йогынты ясый. Шулай ук юан эчәктә хроник чирләрдән, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан файдалы.


Фикер өстәү