Газетага язылу

Иске Коръәнне кайда тапшырырга?

«Макулатура җыйган җирдә иске Коръән китабы килеп чыкты. Мондый очракта дини китапны кая тапшырырга мөмкин?» – дип сораган Нурлат шәһәреннән Суфия Сөләйманова.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән җавап:

– Республиканың һәр районының үз мөхтәсибәте бар. Иске дини басмаларны шунда тапшырырга була. Аларны, алга таба өйрәнү өчен, нәзарәткә җибәрәчәкләр. Борынгы китаплар цифрлаштырылып, «Даруль-кутуб» электрон китапханәсендә урнаштырыла. Биредә аларны теләге булган һәркем бушлай укый ала.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре