12 гыйнвар. Шәхесләр

Драма артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты (1928-1968) Камал III (икенче сәхнә псевдонимы Сакмарский, чын исеме Камал Ситдыйк улы Сәлахетдинов) 1900 елның 12 гыйнварында Әстерхан шәһәрендә тегүче гаиләсендә туа.

1924 елдан «Кызыл Октябрь» исемендәге татар театры (соңрак Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры) артисты. Яңа сәхнәдә иң беренче башкарган роле — Уильям Шекспирның «Гамлет» драмасында Лаэрт. Ул 50 еллык иҗат гомерендә 400ләп образ иҗат итә.

1943 елда ТАССР халык артисты, 1950 елда РСФСР атказанган артисты, 1957 елда РСФСР ның халык артисты мактаулы исемнәренә лаек була.

Ул 1968 елның 27 июлендә вафат була.

 

Россия аллергологлар фәнни мәктәбенә нигез салучы, аллерголог, патофизиолог, медицина фәннәре докторы (1938), СССР Медицина фәннәре академиясе академигы (1965), ТАССР һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1945, 1964) Андрей Дмитрий улы Адо 1909 елда Казанда туа.

Казан чоры хезмәтләре аллергия механизмнарын өйрәнүгә карый. Казанда А.Д.Адо тарафыннан аутоаллергия өлкәсендә беренче нәтиҗәләр алына һәм иммунитет проблемаларына кагылышлы тикшеренүләр башлап җибәрелә.

А.Д.Адо һәм СССР Медицина фәннәре академиясенең Аллергология фәнни-тикшеренү лабораториясе хезмәткәрләре тырышлыгы белән аллергеннарның күп кенә мөһим төркемнәренең (тузанлы, серкәле, ашамлык төрләренә бәйле, бактериаль һ.б.) нормативлары булдырыла.

Бөек Ватан сугышы елларында Казан сывороткалар һәм вакциналар институтында иммун сывороткаларның столбняк һәм газ гангренасына каршы тәэсирен арттыру принципларын тикшерә.

1997 елда Мәскәүдә вафат була.

Механик, Физика-математика фәннәр кандидаты (1971), профессор (1997) Абрик Закир улы Камалов 1943 елның 12 гыйнварында БАССР ның Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылында туа.

Фәнни эзләнүләре үзгәргән җисем механикасы проблемаларына багышланган. Ул – 200 дән артык фәнни хезмәт авторы. Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2009).

 

 


Фикер өстәү