Татарстанда йорт подъезды төбендә нәни кызга бәйләнгән ир-атны кулга алганнар

Бу хәл Минзәләдә булган.

“KazanFirst” хәбәрчесе узган ел ахырында Минзәләдә йорт подъезды төбендә бер ир-атның нәни кызга бәйләнүенә бәйле коточкыч хәлнең нечкәлекләрен ачыклаган.
Бу хәл 29 декабрьдә булган. Беркайда да эшләмәүче ир-ат йорт подъезды төбендә 8 яшьлек кызга бәйләнгән. Балага бәйләнү мизгелләре видеокүзәтү камерасына эләккән.
Хәзер ир-ат, тоткарланып, сак астына алынган. Ул балигъ булмаганга карата җенси характердагы көч куллану гамәлендә гаепләнелә.


Фикер өстәү