Планшет урлаган өчен улын кыйнаган ананы кулга алганнар

Казанда планшет урлаган өчен улын вәхшиләрчә кыйнаган анага карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Биредә сүз Чистайдан 33 яшьлек хатын-кыз турында бара. Аның Казанда Совет районы Фикрәт Табиев урамында урнашкан күп катлы йортның подъезды төбендә 5 яшьлек улын дөмбәсләвен видеокүзәтү камерасы “тотып” алган. Хәзер бу хәсрәт ана (моңа кадәр нәрсәдер урлаганы өчен хөкем ителгән булган) кулга алынган.

– Тикшерүчеләр баланы анасыннан алу процедурасын кузгатып җибәрде, – дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе. – Вәхши ана үзенең гаебен тулысынча таныды. Бу хәл 28 августта булган. Ул үзенең баласын бер яктан икенче якка җилтерәтеп, идәнгә атып бәргән, чәчләреннән тотып йолкыган. Хәзер малай – хастаханәдә тикшерүдә. Аның янында балалар омбудсмены Гүзәл Удачина булып кайткан. Баланың әнисе сүзләренә караганда, бу көнне ул сөяркәсе янына Казанга килгән.  Бермәл ирнең планшеты юкка чыккач, гаджет белән уйнарга яратучы малайга шик төшкән. Планшет табылган, әмма бераздан тагын юкка чыккан. Ананың тыңлаусыз баласына бик нык ачуы чыккан.  Ә малай бу юлы инде планшетны күрше подъездга яшереп куйган булган. Ана улы белән гаджетны эзләргә чыгып киткән. Әмма подъезд төбендә, ачуыннан чыдый алмыйча, баласын бик каты кыйнап ташлаган.

 


Фикер өстәү