Алексей Песошин Казанда яңа лицей ачуда катнашты

Бүген – Белем көнендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанда “Ритм” 187нче күп профильле лицей ачуда катнашты.

Нәҗип Җиһанов урамында урнашкан мәгариф оешмасы 1224 балага исәпләнгән. Анда астропланетарий һәм IТ-полигон бар. “Татарстанда мәгариф системасын үстерү һәм камилләштерүгә зур игътибар бирелеп килә. Быел гына да республикада сигез яңа мәктәп ачыла”, – дип басым ясап әйтте Алексей Песошин әлеге тиңдәшсез лицейны ачу тантанасында .
Лицейда балаларга биш юнәлеш: физика-математика, табигать фәннәре, социаль-гуманитар, лигвистика һәм мәгълүмати-технологик юнәлешләр буенча белем биреләчәк.
Мәгълүмати-технологик юнәлешне үстерү өчен IТ-полигон булдырылган. Балалар, беренче сыйныфтан башлап, 3D-каләмнәр, LEGO-конструкторлар, робот техникасы белән шөгыльләнәчәк һәм дроннар җыячак. Ә өлкән сыйныф укучылары астрономия өйрәнәчәк. Моның өчен астропланетарий һәм астротелескоплар сатып алынган.

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү