Барысы да мәктәптән башлана

16 августта башкалабызның Бәшир Рәмиев исемендәге IT паркында республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узачак. Мөгаллимнәр әлеге чарадан нинди яңалыклар көтә? Белем бирү системасында нәрсәләрне үзгәртергә кирәк?

Арман Костанян, «Ел укытучысы – 2023» республика бәйгесе җиңүчесе, Югары Ослан районындагы Иннополис лицееның математика укытучысы:
– Яңа уку елында әллә нинди зур үзгәрешләр көтмим. Мәгариф системасы дөрес юлдан бара дип уйлыйм. Утыз ел элек мәгарифтә башкаларны куып тотарга тырышу дигән нәрсә булса, хәзер киләчәкне уйлап эш йөртәләр. Тик монда укытучыларның да заманнан калышмыйча алга баруы кирәк. Быел яңартылган стандартларга таянып эшли башлыйбыз. Һәр укучы белән аерым эшләүне, һөнәребезгә карата кызыксыну уятуны дәвам иттерәчәкбез. Укытучы өчен укучының мәктәптә алган белемне тормышта куллана белүе мөһим. Мәктәпләрдә остазлыкка, ягъни өлкән укытучыларның яшьләргә булышуына, уртача белем нәтиҗәләрен күтәрүгә омтылуга, тәрбиягә зур игътибар бирелә.
Хәзерге вакытта «Ел укытучысы» илкүләм бәйгегә әзерләнәм. Ул Мәскәү өлкәсендә 21 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр узачак. Бәйгедә сынатмыйча, алдынгылар рәтендә булырмын дип ышанам.

Мария Нефедова, «Белем» Россия җәмгыятенең республикадагы филиалы башкарма директоры:
– «Белем» оешмасының төбәк җитәкчесе буларак, республикада, ниһаять, Россия җәмгыятенең мәгариф проектларының бөтен куәтенә тормышка ашырыла башлавын көтәм. Болар бигрәк тә укучылар, студентларга кагыла. Без төбәккә кызыклы федераль, шулай ук республика белгечләрен чакырырга җыенабыз. Бу чаралар яшьләрне тарту ноктасы булыр дип ышанам.

Алексей Лопатин, Казан илкүләм тикшеренүләр техник университет (КАИ) галиме:
– Гадәттә август конференциясендә күбрәк мәктәп һәм урта һөнәри белемгә игътибар бирелә. Вузлар федераль карамакта бит. Әмма республикада университетлар да читтә калмый.
Гомуми белемгә килгәндә, республикада ел саен яңа заманча мәктәпләр ачыла. Әйтик, быел Казанда гына 4 яңа мәктәп эшли башлаячак. «Кайда укытырга?» дигән сораудан соң «Кем укытыр?» дигәне туа. Яшерен-батырын түгел, республикада укытучылар кытлыгы бар. Киңәшмәдә педагоглар белән тәэмин итү турында да сөйләшсеннәр иде. Мине бигрәк тә техник, инженерлык юнәлешләре борчый. Математика, физика, химия, информатика, технология укытучыларына ихтыяҗ бар. Информатикадан имтихан бирүчеләр күп, ә менә математика (профиль юнәлеше), физиканы сайлаучылар аз. Математикадан БДИ тапшыручыларның кимүе бер дә сөенечле хәл түгел. Математика – фәннәр патшасы. Әгәр укучы әлеге фәннән имтихан сайламаса, техник кына түгел, икътисад, менеджмент юнәлешләренә дә укырга керә алмаячак. Математика укытучыларын мәктәптән үк җитди әзерли башлау мөһим. Әти-әниләр белән еш аралашырга тырышам. Алардан, укытучылар үзләре дә хата җибәрә, дигәнне дә ишетергә туры килә. Шуңа күрә укытучыларның үз фәнен яхшы белүе кирәк. Быел республикада «Безнең яңа укытучы» грантының яңартылуы – күңелле хәбәр. Вузларда химия, физика һәм башка юнәлешләрдә укыган белгечләр, бәйгедә катнашып, мәктәпкә укытырга кайта алачак. Укытучы һөнәренә мәктәп эскәмиясеннән үк кызыксыну уяту кирәк. Яшь укытучы үзенең үсеш траекториясен дә күрә алсын иде. Укытырга гына түгел, директор булырга теләүче яшьләр дә бар бит.
Бердәм укыту программаларына күчүне хуплыйм. Укытучыга җиңелрәк булачак дип уйлыйм. Ни өчен дигәндә, укыту алымнары, дәреслекләр күп. Ә укытучыга барысын да аңларга кирәк. Тик имтихан биргәндә, укучыга зыян килерлек булмасын иде. Ун ел буе бер дәреслектән укып, 11 нче сыйныфка җиткәч, уку әсбабы үзгәрсә, бу бер дә дөрес булмас. Системаны җимерүгә генә китерәчәк.
Өйдә уку мөмкинлеге булырга тиеш дип саныйм. Әмма мәктәптән китүчеләр арта башласа, уйланырга бер сәбәп. Проблеманы ачыкларга кирәк булачак. Бу – балалар буллинг, ягъни кыерсыту аркасында өйдә белем алуга күчә дигән сүз түгел. Мәктәптә кайсыдыр белемне йә аз, йә күбрәк бирәләр. Әти-әни шуңа күрә укытуның башка формасын сайларга мәҗбүр. Тик өйдә аралашуга һәм тәрбиягә игътибар җитми дип уйлыйм. Әти-әниләр эштә бит.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү