Махачкалада шартлау вакытында кешеләр үлеме сәбәпле, Татарстан мөфтие кайгы уртаклашты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Телеграм-каналында Дагыстан башкаласында Махачкалада автозаправка станциясендә (АЗС) шартлау аркасында кешеләрнең үлеме һәм яралануы сәбәпле кайгы уртаклашуын белдерде. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте коллективы, республика имамнары һәм барлык мөселманнары исеменнән, АЗСта шартлау вакытында кешеләрнең фаҗигале үлеменә һәм имгәнүе сәбәпле, Дагыстанның тугандаш халкына кайгы уртаклашу белдерәм», — дип язган Камил хәзрәт.

«Тугандаш халык, Татарстан мөселманнары сезнең кайгыгызны һәм югалтуыгызны уртаклаша һәм сезнең нык булуыгызны тели. Аллаһы Тәгалә һәлак булучыларның якыннарына шушы сынауга түзәргә көч һәм сабырлык бирсен», — диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

«Бу фаҗигадә зыян күрүчеләрнең барысының да тизрәк савыгуын телим», — дип тә язган Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Ягулык салу станциясендә шартлауда һәлак булганнар саны 27гә кадәр арткан

 


Фикер өстәү