Әбиләр дә тартып ала

Хөрмәтле редакция! Сезгә язып, күңелемне бушатасым килде. Төрле язмышлар укыйм да, минеке төслесе булмас, дип уйлап куям. Кайчандыр япь-яшь матур кыз булып кияүгә чыккан идем. Ул чакта ирем ташлар дип уйламадым да.

Ә бит бик матур яши башладык. Әтием – Казанныкы, әнием – Балык Бистәсеннән иде. Еш кына җәйге каникулларга авылга кайтып йөрдем. Булачак иремне дә шунда очраттым. Рамил мине 15 яшемнән озатып йөрде. Бик хыялый иде ул. Учак ягып җырлап утырган чакларыбыз да булды. Хәтта минем белән очрашуга килгәндә, әнисе пешергән пирогларга кадәр кыстырып чыгар иде. Ул ризыкның тәмлелеген белсәгез! Әле дә тәмнәре иренемдә тора.

Мин мәктәпне бетергән көнне Рамил миңа бәйләнә башлады. Барыбер үземнеке буласың бит инде, диде. Никахтан соң җитешербез әле, дидем. Әмма дус кызларым аның күрше авылга йөргәнен әйттеләр. Баксаң, мине клубтан өйгә озатып куйгач, рус авылына йөри икән. Ул чакта аның хыянәте пүчтәк тоелган иде. Аңлап бетермәгәнгәдер инде. Үзе дә яшермәде ул. «Сине яратып йөрим, ә ул кызлар янына кирәккә барам», – диде. Шул «кирәк» тормышының астын өскә китерде дә инде. 30 ел узгач…

Моннан биш ел элек ирем өйдән чыгып китте. Бер районга эшкә дип киткән иде. Шунда 72 яшьлек әбигә йортка кергән. Иремә – 59 яшь.  Ирем әбекәйнең йортка керткән бишенче кешесе икән инде.

Без дүрт бала үстердек. Өчесе малай булгач, кыз сорап интектерде. Табиблар тапма дип торган килеш, ирем өчен бала алып кайттым. Инде үсеп буй җиттеләр. Алар каршында ничек оят икәнне белсәгез иде… Юкса бит талашып та яшәмәдек. Аның әти-әнисе өчен дә өзелеп тордым. Тәрбиям шундый минем. Үз әти-әниемә түгел, аныкына ярдәм итеп яшәдем. Минекеләр: «Кияү кайда, син шунда», – дип кенә торды. Үз йортыма барасы килгәндә дә, кода белән кодагыйны ташламагыз, дип торырлар иде. Шушы яшемә җитеп, үз өемдә бер кич куна алмадым. Хәзер әти белән әни исән түгел. Иремнекеләр дә вафат инде.

Үземнекеләрне ике киленебез чиратлап карады. Мин хәл белергә кайтып йөрдем. Аның каравы инсульт кичереп, җиде ел урында яткан каенанам миннән башка берәүгә дә кирәк булмады. Әле бит өйдә авыру бар дип эштән калып булмый. Тизрәк сменамны бетерәм дә өйгә йөгерәм. Кайчак эштәге кызлар тыңлаганда, төш вакытында да кайтып килә идем. Әнинең асты юеш ятмасын, су эчәргә тилмермәсен дип чаптым. Бу эшләгән эшләремне искә дә төшермәс идем. Иремнең ташлап китүе бар җанымны айкады. Ничекләр ярамадым икән дим? Ул киткәч, гел үземне гаепләдем. Янәсе, игътибарым җитмәгән. Җитмәгәндер дә. Әнидән кала дүрт баланы ашатасы, эчертәсе, укытасы бар бит.

Беренче балам бик еш авырды. Үземнең дә хатам бардыр инде. Бала үстереп караган кешемени? Бронхит белән интекте. Кайларга гына йөртмәдек. Елның күп вакытын хастаханәдә уздыра идек. Кызымда аллергия булды. Аны саклап кына үстердем. Ул вакытта әллә борчулардан, әллә эш күп булудан ябыгып, 45 килога калдым.

Ирем гел йөреп эшләде. Хыянәт итәдер дип уйлап  та карамадым.  Мин дә бит төскә-биткә ямьсез түгел. Чәчләрем тәртиптә. Кул-тырнаклар каралган. Гәүдәм дә җыйнак, 50 килолы хатынмын. Хәзер менә уйлап утырам әле, әллә иремә тазарак кеше кирәк булган инде, дим. «Ир бирмәк – җан бирмәк», – дип тиккә генә әйтмиләр. Рамилне бер дә югалтасым килмәде. Чыгып киткәч, балалар белән яннарына бардык, теге әби белән дә сөйләштек. «Бөтен эшемне эшләп тора. Эшкә чыгарып җибәрмәскә иде», – диде.

Ирем исә берни эндәшми. Олы улыма гына кире кайтмаячагын әйткән икән. Ни өчен чыгып киткәнен дә аңлатмый. «Әниең белән башка яшәмим, аны ташламагыз», – дигән.

Ә теге карчык аякларын көчкә өстерәп йөрсә дә, авызында теше булмаса да, иремне яратам дип тора. Гарьләнеп, бик озак еладым. Әмма күңел белән аннан бизеп булмады. Биш ел буе кайтуын көттем. Дөрес, баштарак кайткалап йөрде. Кирәк-яракларын ташыды. Әкренләп киемнәрен алып чыгып китте. Иремне кире кайтарып булмасмы дип, әбиләргә дә бардым. Берсе, кайтачак, диде, икенчесе көтмәскә кушты.

Бу хәлләр сәламәтлегемне дә нык какшатты. Кан басымым күтәрелә башлады. Гел даруда гына торам хәзер. Нервларым какшауга әйләнде. Тынычландыра торган даруларсыз булмый. Әле ярый, игелекле балалар үстергәнмен. Үземне генә калдырмыйлар. Гел яныма кайтып торалар. Кияүгә чык, диючеләр дә булды. Тик бу яшьтә чит гаиләгә ничек барып керәсең инде. Бергә төзегән ояң түгел бит.

Быел 58 яшь тулды. Ничекләр тынычланып, яңа тормыш башларга икән, дим? Баштарак иремне кайтыр, гафу үтенер дигән идем. Хәзер инде өметем өзелде. Ирләргә ышанма, Иделгә таянма икән! Балалар да, кире кертмибез, дип тора. Бу хәлләрне башкаларга сабак булсын дип яздым. Тормышта ниләр генә юк, әбиләр дә ирләрне тартып ала икән. Минем көнгә калмагыз. Сөйгәнем ятларда, алсу таң атканда, өзелә үзәгем, өзелә….

 Гөлшат Сабирова.

Әлмәт

Фото: 2023-foto.ru


Фикер өстәү