Дагыстан хакимияте 15 августны матәм көне дип игълан итте

Ягулык салу станциясендә булган шартлаудан соң 15 август Дагыстанда матәм көне дип игълан ителде. Бу хакта Дагыстан башлыгы матбугат хезмәтенең рәсми Телеграм-каналында хәбәр итәләр.

Матәм көнендә республиканың бөтен территориясендә дәүләт әләмнәре төшерелә, мәдәният учреждениеләренә һәм телеканалларга күңел ачу чараларын һәм тапшыруларны гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителде.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Махачкаладагы АЗСта шартлау сәбәпле, 105 кеше зыян күргән, шуларның 30ы һәлак булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 70тән артык хезмәткәре Махачкалада янгын урынында корылмаларны тикшерүне һәм зыян күрүчеләрне эзләүне дәвам итә.

Дагыстан Республикасы Хөкүмәте рәисе Абдулмөслим Абдулмөслимов медикларга, коткаручыларга һәм үз теләкләре белән булышучыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Билгеләп үтелгәнчә, һәлак булганнарның гаиләләренә һәм барлык зыян күрүчеләргә Резерв фондыннан матди ярдәм бүлеп биреләчәк.

 


Фикер өстәү