180 ягулык станциясендә бензин сыйфатын тикшерәчәкләр

Татарстанның ягулык салу станцияләрендә ягулык сыйфатын тикшерү айлыгы барышында 196 проба алынган. Өчесенең ГОСТ таләпләренә туры килмәве ачыкланган. “Татарстанда ягулык-энергетика ресурслары сыйфатын һәм алардан нәтиҗәле файдалану идарәсе” оешмасының бүлек башлыгы Шамил Гомәров шулай дип белдергән.

“Республикада 24 октябрьдән ягулык салу станцияләрендә һәм нефть базаларында ягулыкның сыйфатын тикшерү буенча айлык уздырыла. Бүгенгә 196 проба алынган, 114е тикшерелгән, шуның 3се ГОСТ таләпләренә туры килми”, – дип билгеләп үткән ул.

Аның әйтүенчә, айлык чорында 180 АЗСтан барлыгы 360 проба алыначак. Моның өчен 4 бригада булдырылган. Белгечләр автомобильләрдә республика буйлап пробалар алып йөри. Татарстанда барлыгы 740 ка якын ягулык салу станциясе эшләп килә.
Гомәров әйтүенчә, асылда вак бизнес тикшерелә. “Татнефть”, “ТАИФ” һәм “Лукойл” кебек заправкаларның үз лабораторияләре бар. Норматив нигезендә, һәр АЗСта аена бер тапкыр ягулык сыйфаты тикшерелергә тиеш.

Проба стандартларга туры килмәгән очракта АЗС җитәкчесенә күрсәтмә җибәрелә. Анда мондый ягулык сатуны туктату һәм аның ГОСТ стандартларына туры килмәү сәбәбен ачыклау тәкъдим ителә. “АЗС җитәкчесе нәтиҗә белән килешмәгән очракта, бәйсез лабораториядә тикшерү үткәртергә мөмкин. Сыйфатсыз ягулык сатучы АЗС турында хәбәр массакүләм мәгълүмат чараларына тапшырыла. Мондый хәл берничә тапкыр кабатланган очракта, материаллар прокуратурага җибәрелә”, – дип аңлаткан Гомәров.
Бензин лабораториядә 16 күрсәткеч (составында күкерт, бензол булу һ.б.) буенча тикшерелә. Күрсәткечләрнең берсе генә булса да ГОСТ таләпләренә туры килмәгән очракта, ягулык стандартларга җавап бирми, дип санала.


Фикер өстәү