Яшь фермер Шамил Әюпов: «40 мең һөнәр арасыннан үзем сайлаганына тугрылыклы булып калам»

Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстан халкының нибары 23 процентка якыны гына авылда яши. 2019 елда республика авылларында нибары 900 мең кеше яшәгән. Кызганычка, бу сан ел саен 100 меңгә кыскара бара… Гәрчә соңгы елларда татар авылы дигән феноменга игътибар артса да, җитәкчеләр әлеге тискәре күренешнең көчәюен гап-гади итеп аңлата: авыл җирендә эш юк…

«Бер карасаң, сәер бит: ничек инде авылда эш булмасын? Гомумән, авылның язмышын анда яшәүче кешеләр үзләре яза». Актаныш районының Татар Суыксуы авылында яшәүче яшь фермер Шамил Әюпов авыл турындагы уйлануларын әнә шул рәвешле ике җөмләгә сыйдырып бетерде. Дөрес, артык фәлсәфә куертып торырга вакыты юк аның: басу-кырларында эш көтә.

Авыл кешеләренең пай җирләрен арендага алганнан бирле, Әюповларның зур гаиләсендә иртә таңнан кичке караңгыга кадәр туктаусыз эш кайный. Мунчала куагындагы басуга тирес кертәсе, Ак такта басуын сөреп, иген чәчәсе, Көләгеш ягына көтү куасы, ул арада тракторның маен карап, чәчүгә әзерләп куясы, ягулык кайтартасы һәм тагын бихисап эшләр исемлеген яңадан карап чыгасы…

– Авылда эш бетми, ферма хуҗалыгында бигрәк тә. Марттан башлап ноябрь азагына – беренче карлар ятканга кадәр эш тә эш инде. Яз көне чәчүләр, бәрәңге утыртулар, җәй көне печән эшләү, язын чәчкән әйберләрне бөҗәкләрдән саклау, җыештырулар, көз көне бәрәңге алу, җир эшкәртүләр, киләсе елга әзерлекләр булса, кыш көне эш әзрәк, әлбәттә, бу вакытта ремонт белән шөгыльләнәбез. Яшьләрнең шәһәргә омтылуларына тыныч карыйм мин: авылда эш таба алганы кала, әлбәттә. Монда эш җиңелләрдән түгел, шуңа күрә күбесе шәһәрне сайлый инде. Авылларның да төрлесе бар бит: зуррак авылларда мөмкинлекләр дә тудырылган. Аннары соң шунысы да бар: авылда шәһәргә караганда яллар юк диярлек, – диде Шамил.

Бүгенге көндә Шамил студент кына әле. Ул Казан дәүләт аграр университетында белем ала. Кыр батыры укуда да сынатмый: югары уку йортының мактаулы шәкерте ул. Күпләр югары белем алып, җылы урыннарга өмет иткәндә Шамил авылга кайтырга, фермерлык эшен дәвам итәргә ашкынып тора. Аның максаты – фермерлык династиясенең җепләре өзелмәсен. Чөнки ул – өченче буын фермер, дүртенче буын механизатор.

– Киләчәктә авылда калу нияте белән яшим, әлбәттә. Авылның киләчәге без – яшьләрдән тора инде, – диде Шамил. – 40 мең һөнәр арасыннан үзем сайлаганына тугрылыклы булып калам, җиргә, техникага берегеп үскән егет мин.

Шамил алты яшеннән уенчык түгел, ә чын машина белән уйнап үсә. Әле бакчага йөрер яшьтә генә булса да, әтисе аның техникага һәвәслеген күреп, үз белән эшкә ияртеп йөри башлый. Умырып ипиен, чумырып ашын ашаган малайның беләгендә җитәрлек көч-куәт, ә иң мөһиме, күзләрендәге дәрт-очкынны күреп, әтисе аңа катлаулы эшләрне ышанып тапшыра. Кечкенәдән үк машинаның һәр детален белеп, күреп үсә, ватылса, төзәтә, трактор-машиналарны сүтеп җыярга да курыкмый. 120 га җирдә печән әзерләп, аның белән күрше-тирә авылларны тәэмин итсәләр, 50 га җирдә икмәк, 20 гектарда бәрәңге үстереп, авыл, шәһәр халкын ел буе ризык белән тәэмин итеп торалар. Фермер булу, үз хуҗалыгыңны тоту – авыр, тынгысыз һәм күп чыгымнар сорый торган хезмәт. Шулай булса да, алар зарланмыйлар, үз көчләре белән тырышып, күптөрле авырлыкларны җиңеп, хәл итеп эшлиләр.

Фермерлык – авылның тоткасы. Җирдә эшләү – бер нәрсә, ә бит уку – югары белем дә кирәк. Шамил читтән торып магистратураны бетерергә, берничә һөнәргә төшенеп, укуын тәмамлаганнан соң, ата-бабалары эшен дәвам итеп, яңалыклар кертеп, авыл хуҗалыгы алдында торган төрле мәсьәләләрне чишәргә җыена.

Ә Актаныш районы Татар Суыксуы авылында яшьләрнең шәһәрләргә китүе бераз тукталды, дияр идем. Авыл җирендә дә үз эшеңне башлап, керем алырга була. Теләк кенә кирәк! Авылда шәхси эшен башлаучылар шактый. Алар арасында яшьләрнең дә күп булуы куандыра. Яшьләр эштән курыкмый, башлаганын ахырына кадәр җиткерә. Кемнәндер өмет итеп, нәрсәдер көтеп ята торган заман түгел. Фермер булсынмы ул, кошчылык, игенчелек белән шөгыльләнүче яисә башка юнәлештә үзмәшгульлеген булдыручымы – тырыш хезмәт кенә көткән нәтиҗәне бирә. Татар Суыксуы авылы халкы борынгыдан эш сөючән һәм һөнәрле булулары белән аерылып торган. Шамил кебек яшьтәшләрем булганда, авыллар гөрләп яшәр әле!

Камилла Сираева, КФУның 1 нче курс студенты


Фикер өстәү