Каюм Вилданов: «Меңләгән кәрҗин үрдем, тик берсен дә  сатмадым»

Бер кәрҗингә  бер сәгать вакыт китә. Арча районының Үрнәк авылында  яшәүче Каюм Вилдановның өлгерлеге шуннан ук күренә. «Чималы булса, җырлый-җырлый үрәм», – ди ул. Клубка барып, балаларга да бу эшнең серләрен өйрәтә икән. Өенә килүчеләрне дә кире бормый: үз белгәне белән уртаклаша.

Каюм абый 20 елдан артык Арча урманчылыгында агач егып торган. Хатыны Хәлимә апа белән 36 ел  матур гомер кичерәләр. Гаилә башлыгы ике мәртәбә инсульт кичергән. Тик шуңа да карамастан, кәрҗин үрү эшен ташламый. Ул аның өчен – үзе бер юану чарасы.

– Кечкенәдән өйрәнгән шөгыль онытылмый. Хәсәншәех авылында яшәгәндә, каз кәрҗиннәре үрә идем. Шул технологияне үзгәртеп, заманчалаштырдым. Талларны пешекләп тормыйм, чи килеш кенә үрәм. Җылытып, парландырып эшләсәң, кибетнеке кебек була инде. Тик минеке дә карап торырга матур бит! Хәзер кешегә  табигый әйберләр күбрәк ошый, – ди 59 яшьлек оста. – Бер бишек тә үргәнем бар, аны бер  лесничий сатып алды. Кыйммәткә бирмәдем. Кул әҗере генә. «Балалар рәхәтләнеп йоклады, бер тавыш та чыкмады», – диде. Читәннәр дә үрдем.

Үз гомерендә  меңләгән кәрҗин үрсә дә, берсен дә сатмаган, дусларына, таныш-белешләренә бүләк иткән. Клубларга, кая кирәк шунда биргән. Абзый акчага кызыга торганнардан түгел. Югыйсә пенсиясе 12 мең сум гына икән. Гомер буе  көч түгеп, юан агачлар егу бәясе шул гынамы икән?

Кәрҗинне ясау серләрен дә сораштык аннан. Талларны язын су буеннан җыеп  алып кайта һәм аны өендә үрә.

– Талны җыю өчен иң кулай вакыт – март – апрель. Язын яхшы бөгелә. Хәзер аны бөгеп булмый. Бер авырлыгын да  тоймыйм. Бармак башы да  авыртмый, – ди Каюм Вилданов.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү