Рөстәм Миңнеханов катнашында Казан энергетика университеты һәм энергетика компанияләре арасында килешүләр имзаланды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Россия энергетика атналыгы» халыкара форумы чараларында катнаша. Форум «Манеж» Үзәк күргәзмәләр залында уза.

«Россия энергетика атналыгы» халыкара форумы 2023 елның 11-13 октябрендә узачак һәм заманча ягулык-энергетика комплексы үсешенең актуаль тенденцияләрен тикшерү өчен төп халыкара мәйданчыкларның берсе булып тора. Чара традицион рәвештә энергетика тармагының эре компанияләре җитәкчеләре катнашында уза. Форумны оештыручылар – Росконгресс Фонды, Мәскәү Хөкүмәте ярдәме белән Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы.
«Россия энергетика атналыгы» кысаларында энергетика компанияләре һәм Казан дәүләт энергетика университеты арасында берничә килешү имзалау планлаштырыла.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Казан дәүләт энергетика университеты белән «Россети» ГАҖ, «Силовые машины» АҖ арасында килешүләр имзаланды.


Фикер өстәү