Татарстанда яман шешнең иң еш очрый торган төрләрен атап үткәннәр

Татарстанда яман шешнең иң киң таралган төрләре – тән тиресендә, юан һәм туры эчәклектә, сөт бизендә рак авыруы. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Ногманов матбугат конференциясендә шул хакта сөйләп үткән.

“Яман шешнең иң еш очрый торган төрләре – тән тиресендә, юан һәм туры эчәклектә, сөт бизендә рак авыруы. Аларның һәркайсы чама белән 12% тәшкил итә”. – дип басым ясап әйткән ул.

Ногманов билгеләп үткәнчә, диспансеризация, иң элек онкологияне ачыклауга юнәлтелүе нәтиҗәсендә, яман шешнең барлык төрләренең 55 проценты чамасын ачыклау мөмкинлеге бирә. Табиб шулай ук медицина тикшерүе үткәрелгәндә еш ачыкланыла торган яман шеш төрләрен дә атап үткән.

“Аналык җиңсәсендә яман шеш еш ачыклана. Ирләрдә – простата бизе рагы. Шулай ук тән тиресе, үңәч рагы, үпкә рагы да еш очрый”, — дип билгеләп үткән баш онколог.
Аның әйтүенчә, яман шешне вакытында ачыклау өчен, һичшиксез, диспансеризация узарга кирәк.


Фикер өстәү