Татарстан «Газпром нефть» ГАҖ белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды

Бүген Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром нефть» ГАҖ идарәсе рәисе Александр Дюков белән очрашты.

Алар нефть-газ өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре карадылар.

Очрашу ахырында Татарстан Республикасы һәм «Газпром нефть» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Дюков кул куйдылар.

Бүген шулай ук «Газпром нефть» ГАҖ һәм «Татнефть» ГАҖ арасында робот техникасы буенча тармак компетенцияләре үзәген булдыру буенча ниятләр турындагы килешүгә имза салынды, «Газпром нефть» ГАҖ һәм «Иннополис МИЗ» АҖ арасында инновацион эшчәнлек өлкәсендә стратегик хезмәттәшлек турында килешүгә имза куелды.

Беренче документ – нефть-газ тармагы өчен инновацион карарлар эшләүдә хезмәттәшлек турында килешү.

Иннополис университеты базасындагы партнерлар углеводородлар эзләү һәм чыгару өчен программа продуктларын үстерү, технологик процессларны роботлаштыру һәм мәгълүматларны анализлауны автоматлаштыру белән шөгыльләнәчәк. Хезмәттәшлекнең төп юнәлешләреннән берсе – персоналны укыту һәм җитештерүгә идарә итү өчен виртуаль һәм өстәмә чынбарлык, ясалма интеллект, машина белән укыту һәм компьютер ягыннан карау технологияләрен эшләү. «Газпром нефть» һәм Иннополис яңа материалларны эзләү һәм синтезлау буенча цифрлы платформа булдыру өчен ресурслар һәм компетенцияләр берләштерәчәк.

Рөстәм Миңнеханов: «Соңгы елларда Иннополис Университеты «Газпром нефть» ГАҖ мәнфәгатьләрендә төрле өлкәләрдә берничә проектны уңышлы гамәлгә ашырды. Югары уку йорты геомәгълүмат системаларын һәм сервисларын үстерү, цифрлы ятмаларны булдыру һәм башка кайбер юнәлешләр буенча эшләрне башкару өчен кирәкле компетенцияләргә һәм югары дәрәҗәдәге белгечләргә ия», — диде.

Александр Дюков исә: «Татарстан Республикасы – Россиянең төп нефть чыгару төбәкләренең берсе, шулай ук мөһим фәнни һәм мәгариф үзәге. Без инде Татарстан белән берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек итәбез, шул исәптән нефть бирүчәнлеген арттыру технологияләрен булдыру һәм үстерү өлкәсендә. Яңа килешү кысаларында «Газпром нефть»  Иннополис Университеты белән актив хезмәттәшлек итәргә планлаштыра. Татарстан партнерларыбыз белән бергә без Россия энергетикасы өчен яңа югары квалификацияле кадрлар әзерләүне алып барачакбыз, шулай ук углеводородлар эзләү һәм чыгару процессларының нәтиҗәлелеген арттыру, программалы тәэмин ителеш һәм җиһазлар импортын алыштыру процессларының нәтиҗәлелеген арттыру өчен цифрлы технологияләр булдырачакбыз»,  — дип белдерде.

«Газпром нефть» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зонасы кече һәм урта технологик предприятиеләрне үстерү өчен стратегик хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Документка «Газпром нефть» идарәсе рәисе урынбасары Вадим Яковлев һәм «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов кул куйды.

Партнерлар нефть-газ тармагы өчен инновацион хәл ителешләрне эзләү һәм аларга ярдәм итү белән шөгыльләнәчәк. Стартапларны үстерү өчен нигез булып«Газпром нефть» INDUSTRIX*акселерация программасы торачак. «Газпром нефть» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зонасы үз эшендә Россиянең төп югары уку йортларының фәнни потенциалын, шул исәптән студентларның инновацион эшчәнлеген һәм алар тарафыннан эшләнелә торган технологик проектларны да кертеп, җәлеп итәләр. Килешү шулай ук уртак фәнни-техник конференцияләр, семинарлар һәм күргәзмәләр үткәрүне, эксперт бергәлекләре челтәрен үстерүне һәм фәнни советлар эшендә катнашуны күздә тота.

Киләчәктә INDUSTRIX акселераторын индустриаль оешмаларны, инвесторларны һәм үзебезнең эшләнмәләрне берләштерүче гомумтармак платформасы дәрәҗәсенә кадәр масштаблау планлаштырыла.


Фикер өстәү