Татарстанда әйләнә-тирә мохиткә чыгарылучы зарарлы матдәләр күләме кимегән

Татарстанда соңгы 30 ел эчендә әйләнә-тирә мохиткә чыгарылучы зарарлы матдәләр күләме 21,4 процентка кимегән. Экология министры Александр Шадриков белдергәнчә, һаваның елдан-ел чистаруы күзәтелә. Шушы вакыт эчендә машина төтене, 72,6 процентка кимеп, 437 мең тоннадан 119 мең тоннага калган. 

Бу – экологик чиста транспорттан һәм ягулыктан файдалану нәтиҗәсе. Электр транспортын үстерү һаваны  елына 22,8 мең тоннага кимрәк пычрату мөмкинлеге бирә. Хәзерге вакытта атмосферага зыян салуга  сәнәгате предприятиеләре – 59%, җылылык энергетикасы – 17% һәм нефть химиясе сәнәгате предприятиеләре 21% өлеш кертә. Утыз ел эчендә зарарлы матдәләр чыгаруны ягулык сәнәгате – 2 тапкыр диярлек, җылылык энергетикасы 5 тапкыр киметкән.


Фикер өстәү