Финанс министры түрәләрне Россиядә җитештерелгән автомобильләргә күчереп утыртырга тәкъдим иткән

Президентың матбугат секретаре моңа әзер булуын белдергән.

Россия финанс министры Антон Силуанов чиновникларны үзебездә җитештерелгән автомобильләргә күчереп утыртырга тәкъдим иткән. Бу тәкъдимен ул Петербург халыкара икътисади форумында җиткергән. “Товарлар сату, ихтыяҗны канәгатьләндерү буенча бизнесның хәленнән килмәү куркынычы булган мәшәкатьләрне дәүләт үз өстенә алырга тиеш. Мәсәлән, түрәләрне “Лада”га күчереп утыртырга мөмкин”, – дигән министр.

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков ТАСС хәбәрчесенә тәкъдим буенча аңлатма биреп үткән. Ул “Лада”га күчеп утырырга әзермен, дип белдергән. “Силуанов бүген Россия Президентының автомобиль сәнәгатен үстерүгә багышланган киңәшмәсендә катнашачак. Максатка ярашлы дип тапса, бу мәсьәләне дә күтәрәчәк”, – дип йомгак ясаган сүзенә Песков.


Фикер өстәү