Махсус хәрби операциягә бергә киткән полкташ егетләргә дәүләт бүләкләре тапшырылган

Зәйдән полкташ егетләр дәүләт бүләкләренә лаек булган. Алар өлешчә мобилизация кысаларында бер көндә махсус хәрби операциягә киткән булганнар. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Ялга да бергә кайткан егетләрнең бер-берсенә ныклы терәк, ярдәм итешеп хезмәт итүләре әллә каян күренеп тора. Кәефләре хәрбиләрчә, шаяртып та алалар, ялларны гаиләләребез, әти-әниләребез белән уздырабыз, диләр.

«Дмитрич» һәм «Амбал» кушаматлы егетләр II дәрәҗә «Хәрби батырлык» медале белән бүләкләнгән. «Зәй» кушаматлысы егет батырлыгы һәм кыюлыгы өчен «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медаленә лаек булган.

«Егетләр икенче мәртәбә туган якларга ялга кайттылар. Хезмәт белән чыныгып үскән егетләр авырлыклардан курыкмый. Аларның безнең янга тизрәк исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтуын телибез», диелгән хәбәрдә.

 


Фикер өстәү