22 июнь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Хәтер һәм кайгы көне

Моннан 82 ел элек, 1941 елның 22 июнендә канкойгыч Бөек Ватан сугышы башлана. Иртәнге сәгать дүрттә фашистлар Германиясе һәм аның союздашлары, сугыш игълан итмичә генә, Советлар Союзы чикләренә бәреп керә. Дошман авиациясе аэродромнарга, тимер юлларга, хәрби-диңгез базаларына, гаскәрләрнең даими дислокация урыннарына һәм күп кенә шәһәрләргә һөҗүм итә.

1992 елга кадәр Бөек Ватан сугышы башланган көн рәсми истәлекле дата булып саналмый. 1992 елның 13 июленнән РФ Югары Советы Президиумы карары белән бу көн Ватанны саклаучыларны искә алу көне буларак игълан ителә. 1996 елның 8 июненнән, Россия Президенты Указы нигезендә, бу көннең исеме Хәтер һәм кайгы көне дип үзгәртелә. 2007 елның 24 октябрендә РФ Президенты Владимир Путин «Россия хәрби даны һәм истәлекле даталары турында»гы законга үзгәрешләрне имзалый, анда истәлекле даталар исемлегенә 22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне — Бөек Ватан сугышы башланган көн (1941 ел) дигән дата кертелә.

 Грозный

1818 елда Сунжи елгасы ярында (Терек кушылдыгы) рус армиясе генералы Алексей Ермолов Грозный крепостена нигез сала. Алты почмаклы крепость төзү белән 5 мең рус солдаты шөгыльләнә. Моңа 4 ай вакыт китә. Ныгытма үсә, торак җирләр барлыкка килә. 1848 елда аларның берсе Грозненская станицасы дип атала башлый. XIX гасырның 60 нчы еллары ахырына крепость Россия империясе өчен стратегик әһәмияткә ия булмый, һәм 1869 елда аны округ шәһәренә үзгәртәләр. Шулай Чечня башкаласы Грозный барлыкка килә.

Рихард Зоргега һәйкәл

22 июньдә, Бөек Ватан сугышы башланган көнне, Казанның Рихард Зорге урамы белән Җиңү проспекты кисешкән урындагы Дан скверында республикада Советлар Союзы Герое һәм легендар совет разведчигы Рихард Зоргега бюст рәвешендә беренче һәйкәл ачу тантанасы уза.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү