Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар

Россиянең бөтен территориясендә Бөек Ватан сугышы башлану датасы буларак билгеләп үтелә торган Хәтер һәм кайгы көнендә Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Чара башланганчы ук Бөек Ватан сугышы ветераннары үз урыннарын ала башлады һәм балалар аларга кызыл канәферләр тапшырды, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Иң мөһиме, бүген акциядә яшьләр иҗтимагый оешмалары һәм студентлар катнашты. Бу бик мөһим, чөнки без яшәгән шартларда бу җиңү һәм аның бәясен искә төшерү аеруча мөһим. Яшьләр тарихны истә тотсын һәм аны хөрмәт итсен өчен, бу – мөгаен, патриотик тәрбиядә иң мөһимедер», – дип белдерде Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Тантаналы чара Татарстанның Җиңүгә керткән өлеше, республиканың сугышка киткән кешеләре саны, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында алган бүләкләре турында кыскача сөйләүдән башланды.

Шуннан соң хәрби оркестр Россия һәм Татарстан гимннарын башкарды һәм барлык катнашучылар сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды. Тантана Мәңгелек утка чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Рәсми өлештән соң Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, бүген республиканың һәм илнең барлык шәһәрләрендә дә шундый ук патриотик акцияләр уза.

 


Фикер өстәү