Рөстәм Миңнеханов кадрлар резервының яңа составы белән очрашты

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисе кадрлар резервының яңа составы (ТР идарәче кадрлар резервы) белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.

Татарстан Рәисе кадрлар резервы составына кергән һәркемне котлады һәм аларга конструктив эш теләде. Ул ассызыклаганча, республикада идарәче кадрларны сайлап алуга һәм әзерләүгә зур игътибар бирелә. Кадрлар резервы инде ун ел буена формалаша.

«Ышанам, резерв сезгә үзегезне иң яхшы якларыгызны күрсәтергә, остазлардан кыйммәтле консультацияләр, яңа белемнәр һәм элемтәләр алырга, шулай ук сезнең идеяне, инициативаны безнең республика файдасына тормышка ашырырга ярдәм итәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Кадрлар резервы турында кыскача ТР Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов хәбәр итте. Ул, аерым алганда, быел юбилей, исәп буенча унынчы сайлап алуда катнашу өчен 266 кеше килүен хәбәр итте. Үткәрелгән бәяләү процедуралары нәтиҗәләре буенча кадрлар резервына икътисадның реаль секторын, хакимият органнарын, иҗтимагый, мәгариф һәм башка оешмаларны тәкъдим итүче 23 кеше кергән.

Барлык резервчылар, экспертлар җәлеп итеп, махсус укытудан тыш, шулай ук оешмаларда һәм предприятиеләрдә, дәүләт хакимияте органнарында яки республика муниципалитетларында стажировка узачак. Бу аларга идарәчеләргә ниләр белән эш итәргә туры киләчәген бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Мәсәлән, муниципалитет башлыклары һәм министрлар алар өчен проблемалы моментларны җентекләп тикшерәчәкләр һәм, шәхси тәҗрибәләреннән чыгып, аларны хәл итүнең иң нәтиҗәле ысуллары белән уртаклашачаклар.

Татарстан Рәисе белән очрашу барышында һәр резервчы кыскача үзе хакында һәм үз проектлары турында сөйләде.

Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары — ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, республика вице-премьерлары катнашты.


Фикер өстәү