«Чәчәккә бөреләнгән бәрәңгене кырау суккан икән, аны яңадан утыртуың хәерлерәк»

Бу дүшәмбедә социаль челтәрләр Татарстанның төрле районнарында кыраудан зыян күргән яшелчә бакчасы фотолары белән тулды. Синоптиклар алдан кисәтсә дә, халык июнь уртасы җиткәндә бу кадәр суык булыр дип көтмәгән, ахры. Ачык һавага утырткан кыяр-помидор гына түгел, гомумән, бәрәңгесез калучылар да бар. Алда безне ни көтә?

«Бәрәңге бакчасы кара янды…» Социаль челтәрләрдә мондый эчтәлектәге хәбәрләрне республиканың Саба, Арча, Кукмара, Биектау, Мамадыш, Актаныш, Әгерҗе районнарында яшәүчеләр күпләп язды.

– 12 июньгә каршы төндә төшкән кыраудан бөтен авыл зыян күрде. Күрше-тирә авылларда да шул ук хәл, – ди Әгерҗе районының Иске Эсләк җирле үзидарәсе бухгалтеры Гөлшат Идрисова. – Бәрәңге бакчасының карарлыгы да калмады. Помидор, кыяр, кабак ише үсентеләрне дә кырау сукты. Ачык һавага нәрсә утыртырга өлгерсәк, шул әрәм булды, кыскасы. Безнең якларда бәрәңге шактый зур үскән иде инде, аны 30 апрельдә үк утыртучылар да бар. Хәзер бөтен халык аптырашта. Әллә яңадан утыртыргамы икән, диләр. Орлыклык бәрәңге булса, көзгә кадәр уңыш өлгерә әле, ди өлкәннәр. Алдагы елларны августта бәрәңгене ала идек инде без. Быел сентябрь – октябрьдә дә бакчага чыгарга риза. Һава торышы гына булсын. Яңгыры да юк бит әле аның. Май буе рәтләп яңгыр күргән юк. Яңгыр яуса да, зыян күргән бәрәңгеләр бераз күтәрелеп китәр иде, бәлки. Кырау суккан бәрәңгенең уңышы ничек булыр, билгесез. Авылда яшәүче өлкәннәр әйтүенчә, моңа охшаш хәл 2007 елда булган. Июньнең уннары тирәсендә бакчаларны кырау сугып киткән, тик бу кадәр түгел. «Үсентеләр бик акрын күтәрелде», – дип искә алалар. Помидорлар да бик кызганыч. Сабак саен күпме помидор бар иде, хәзер барысы да каралып коела. Алдан кисәтсәләр дә, авыл җирендә бөтен бакчага юрган ябып бетереп булмый шул.

Һәвәскәр бакчачы Нурия Хафизова әйтүенчә, бәрәңге ун-унбиш сантиметр тирәсе генә үсәргә өлгергән булса, кырау сугу әллә ни куркыныч түгел. «Бәрәңге яңа ботаклар чыгарып, рәтләнеп китәчәк, әмма уңышы кимеячәк. Чәчәккә бөреләнгән бәрәңгене кырау суккан икән, аны яңадан утыртуың хәерлерәк. Зыян күргән яшелчәләргә күп итеп су сибегез», – ди бакчачы.

– Мондый елны күргәнем юк, – ди Балтач районының Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев. – Мин 1978 елдан бирле табигатькә бәйле күзәтүләр алып барам. Июньнең беренче көннәрендә кырау суккан очраклар булды, тик июнь уртасына җиткәндә – юк. Дөрес кырау булмады ул. Әби-бабайлар элек-электән, 8 июньнән соң кырау төшми, дип әйтәләр иде. Хәер, бу ел башыннан ук дөрес башланмады. Хәтерләсәгез, кыш көне яңгыр яуды да суытты, кач ману, хут суыклары булмады, карга, сыерчык бураннары килмәде, ләйсән яңгыр яумады. Кырауны июньнең бишесенә кадәр булырга мөмкин, дип көткән идем анысы. Бездә дә 12 июньгә каршы төндәге кыраудан зыян күрүчеләр булды. Төньяктан искән җил тәбәнәк, җилле урыннарда яшелчәләрнең яфракларын ялап киткән. Июнь салкынча булса да, июльдә җылытачак дип уйлыйм. Явым-төшемнәр урып-җыю вакытына калырга мөмкин. Көн озынаюдан туктагач, табигать тагын бер тапкыр көйсезләнеп тә алмагае әле. Боз яварга, җил-давыл чыгарга ихтимал. Мондый хәлләрнең булмавы хәерлерәк, әлбәттә.

Синоптиклар исә, алга таба мондый суыклар булмаячак, ди.

– Аномаль суытып җибәрүнең сәбәбе: без төньяктагы диңгезләрдән искән салкын җилләр агымына эләктек. Тик бу – гайре табигый хәл түгел. Һава агымнары гел үзгәреп тора. Инде бүген үк салкын җил урынына көньяктан җылы җил исә башлады. Шуңа күрә дә алга таба җылытачак, бигрәк тә төнлә һава температурасы күтәреләчәк, – ди КФУның метеорология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев. – Тәүлек дәвамында һава температурасының кискен үзгәрүенә болытлар булмау да сәбәпче. Игътибар итсәгез, кичкә таба күк йөзе аяза. Ә болытлар җирдән күтәрелгән җылыны кире борып җибәреп, аны саклау ролен үти. Күк йөзе аяз булгач, җир өслеге тиз суына. Бу юлы да шулай булды, нәтиҗәдә һава температурасы 0 градуска кадәр төште. Моны бигрәк тә түбән урнашкан урыннарда яшәүчеләр тойды. Чөнки һава температурасы салкынрак булган саен, ул тыгызрак була һәм иңкүлекләргә төшә. Шул ук вакытта, июньнең беренче ун көне чагыштырмача салкын булды дип әйтә алмыйм. Бу чор өчен уртача һава температурасы 16,7 градус тәшкил итсә, быел ул – 16,2 градус. Тулаем июнь аена һава торышына килгәндә, ул уртача күрсәткечләрдән югарырак булачак дип көтелә. Алдан алынган фаразларга караганда, быел безне гадәттәгедән эссерәк җәй көтәргә дә мөмкин. Тик безне күбрәк явым-төшемнәрнең аз булуы борчый. Июнь башыннан бирле явым-төшемнәр 7 миллиметр гына теркәлде. Норма буенча исә әлеге күрсәткеч 60 миллиметр тәшкил итә. Ни кызганыч, быел яңгырлар безне читләтеп уза. Яуган кадәресе дә республика буенча бертигез дәрәҗәдә түгел. Казанда, мәсәлән, май аенда җитәрлек күләмдә явым-төшем теркәлсә, Татарстанның көнчыгышында яңгырлар, гомумән дә, яумады диярлек. Шунысын да әйтик: явым-төшемнәрне алдан фаразлап булмый.

Эльвира Вәлиева

Фотолар социаль челтәрләрдән алынды


Фикер өстәү