Эш көнен кыскарту өчен төшке аштан баш тартырга мөмкинме? – Белгеч җавабы

Рострудта эш көнен кыскарту мөмкинлеге бирердәй законлы ысулны атап үткәннәр. Төшке ашка бирелә торган тәнәфескә бәйле ул. Кайбер хезмәткәрләр фикеренчә, эш сәгатьләрен киметү өчен аннан тулысынча баш тартырга мөмкин. Әмма болай эшләргә ярамый.

Хезмәт кодексы нигезендә, эш бирүче, туклану һәм ял итү өчен, тәнәфес бирергә тиеш. Аның озынлыгы 2 сәгатьтән артмаска һәм 30 минуттан ким булмаска тиеш. Туклану һәм ял итү вакыты эш вакытына кертелми. Шул ук вакытта әлеге тәнәфеснең кайчан һәм тәгаен күпме бирелүе эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре яки хезмәткәр белән эш бирүче арасында төзелгән килешү нигезендә билгеләнә.

– Башкача әйтсәк, төшке аш өчен бирелгән тәнәфестән баш тартырга ярамый, әмма аны киметергә (мәсәлән, 1 сәгатьне 30 минутка калдырып) һәм, эш бирүче белән килештереп, эштән вакытыннан алда китәргә мөмкин, дип аңлатылган Рострудта.

Шул ук вакытта эш көне 4 сәгатьтән артмаган хезмәткәрләргә бу кагылмый.


Фикер өстәү