Яңгыр көткәндә. Быелгы һава торышы авыл хуҗалыгына зур зыян сала

Республиканың берничә районында корылык һавада гына түгел, туфракта да. Ике айда яңгыр нормасының нибары 10 проценты гына яуган. Кайбер районнарда узган елгы уңышның яртысына гына өметләнәләр. «Корылыгы гына булса, түзәр идек әле. Быелгы җәй көтелмәгән суыклары белән дә сынады. Шунлыктан күпьеллык үләннәргә зур зыян салынды», – ди аграрийлар. Игенчеләрнең дә, терлек тотучы халыкның да кәефе чамалы. Билләрне кысып бәйләргә туры килмәсме? 

Ел елга охшамый

Татарстанда корылык хөкем сөрүен синоптиклар да раслады. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сүзләренчә, климат үзгәреше аркасында республикада корылык елдан-ел күзәтеләчәк. 2010, 2021 һәм 2023 еллар очраклылык кына түгел, ә закончалык, ди белгеч.

– Игеннәр өчен яңгыр майда һәм июньдә аеруча кирәк. Ләкин быел явым-төшем апрельдә дә, майда да, июньдә дә булмады. Әйтик, майда ул норма буенча 39 мм буласы иде, тик 26 мм гына явып узды. Июньне дә шомланып көтеп алдык. Бу айда 68 мм явым-төшем буласы иде. Тик ул республика буенча уртача 10 миллиметрга (норманың 30 проценты) да тулмады. Мин аграрийлар белән һәрдаим элемтәдә булгач, аларның кәефләрен яхшы аңлыйм. Аларга бер дә җиңел түгел. Явым-төшем булмау – авыл хуҗалыгы өчен критик хәл. Алдагы көннәрдә дә яңгырлар күренми, аның каравы эсселек килә, – диде Юрий Переведенцев.

Чирмешән, Сарман һәм Тукай районнарында хәл тагын да катлаулырак: анда 15 апрельдән 20 июньгә кадәр нибары 5,8 һәм 8,5 мм явым-төшем явып узган. Азнакай, Минзәлә, Әлмәт, Баулы, Мөслим районнарында корылык һавада да, туфракта да сизелә.

Гомумән алганда, быел республиканың күпчелек районнарында хәлләр катлаулы. Әйтик, Азнакай районында беренчеләрдән булып туфракта корылык игълан ителде.

– 8 апрельдә чәчүгә чыккан идек. Шул вакыттан бирле районда уртача алганда 19 мм яңгыр яуды, – диде районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рамил Исламов. – Кайбер авылларда (Карамалы, Таллы Бүләк авыл җирлекләре) явым-төшем нибары 9 мм гына төште. Майдагы суыклар күпьеллык үләннәрнең барысын да диярлек өшетте, шуңа күрә беренче чабуда уңыш бөтенләй булмады диярлек. Бүген берьеллык үләннәр җитешеп килә. Яңгыр яуса, аңа һәм кукурузга өмет баглыйбыз. Ләкин аларга да дым кирәк.

Терлек азыгы әзерләү буенча да район иң артта бара. Әлегә күпьеллык үлән чәчелгән мәйданнарның 43 проценты урылган, тагын 30–40 процент мәйданнарны кырау суккан. Нәтиҗәдә башка еллардагы 25–30 мең тонна урынына әлегә нибары 7 мең тонна сенаж әзерләнгән.

– Терлек азыгын башка төбәкләрдән алып кайтмыйча булмас. Инде сөйләшүләр башланды. Тик моның өчен хуҗалыкларның да финанс мөмкинлеге булу кирәк. Сөт бәяләре төшү дә авырлык тудырды. Фураж өчен курыкмыйбыз. Узган елдагы запас та бар. Арпа бәясе бераз күтәрелә башлады: 8,50 сум тора. Ләкин ашлык бәяләре быел әллә ни артыр дип уйламыйм, чөнки үзебездә дә, Россиянең башка төбәкләрендә дә ашлык запасы бар. Ә менә печән бәяләре югары булыр быел, – диде Рамил Исламов.

Идарә башлыгы әйтүенчә, шәхси хуҗалыклар да игътибардан читтә калмаячак. Азнакай районында корылык һавада да, туфракта да бар. Ягъни мондый корылык вакытында үсемлекләр дымны тамырдан ала алмый, димәк, яңа технологияләр кулланып, культураларны яфрактан тукландырырга кирәк.

Корылык ике-өч ел саен кабатлануны искә алып, алдан чаралар күреләме?

– Эшләргә өйрәнеп киләбез инде, – диде безнең сорауга җавап итеп Рамил Исламов. – 2010 елгы корылыктан соң яфрактан тукландыруга ныклап торып алындык. Әлегә шул гына тота да инде. Быел корылык кына булса, ерып чыгасы идек. Ләкин ике тапкыр китереп суккан суыклар күпьеллык үләннәргә зур зыян салды. Мондый хәл 2010 елда да, 2021 елда да булмады. 12 градус салкыннан соң корылык китте бит. Мондый хәлнең моңарчы булганы юк иде. Ләкин узган елгы запаслар белән ерып чыгарбыз дип уйлыйм.

Яңгыр көтү

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре фикеренчә, корылыкның уңышка тәэсире булмый калмаячак, әлбәттә. Алдан фаразларга яратмасалар да, узган елгы уңышны алып булмаячагы көн кебек ачык. Бүгенгә иң мөһиме – терлекләргә җитәрлек күләмдә азык туплап калу. Тик әлегә көнчыгыш районнарда терлек азыгы кытлыгы аеруча нык сизелә.

– Бүген безнең кырлардан күпьеллык үләннәрнең 80 проценты җыеп алынды. Ләкин без шушы мәйданнардан терлек азыгын 15 процент кына әзерли алдык. Май  суыклары Актаныш, Азнакай,

Әлмәт, Бөгелмә районнарына бик нык тәэсир итте. Күпьеллык үләннәргә үсәргә мөмкинчелек бирмәде. Бу районнарда беренче кат печән чабу булмады. Алдагы көннәрдә дә яңгырлар күренми. Шуңа күрә икенче чабуга да өмет зурдан түгел. Бар ышаныч кукурузга. Аннан яхшы уңыш ала алсак, зур күләмдә сенаж тутырып калырга планлаштырабыз. Бөтен өмет яңгырда, – диде министр урынбасары Ленар Гарипов.

Җитәкче әйтүенчә, хуҗалыкларда узган елгы запаслар да күп түгел. Кайбер хуҗалыкларда ул 1–2 айга гына җитәрлек. Әйтик, Чирмешән, Югары Ослан, Яшел Үзән, Баулы, Спас, Менделеевск районнарында былтыргы запас аз. Бу районнарда ризык туплау өчен тагын да тырышыбрак эшләргә туры киләчәк. Шәхси хуҗалыкларга килгәндә, Кукмара, Арча, Нурлат районнарында шәхси хуҗалыкларга азык әзерләү өчен бик тырышалар, запас туплыйлар.

Вазгыятьне искә алып, министрлык район, идарә җитәкчеләре белән һәрдаим элемтәдә тора.

– Шәхси хуҗалыкларда да, эре хуҗалыкларда да хайваннарны, аларның продуктивлыгын саклап калырга тырышырга кирәк. Төп игътибарны шуңа бирәбез. Бүген үзебезгә генә өметләнмичә, күрше төбәкләрдән дә терлек азыгын белешергә кирәк. Бәлки чабып, сатып алырга мөмкинлекләр булыр. Кыскасы, ризык әзерләү буенча нинди мөмкинлек бар, барысын да кулланырга туры киләчәк, – диде Ленар Гарипов.

Кәефләре борчулы

Корылык, суыклар эре хуҗалыкларны, фермерларны гына түгел, халыкны да сынады. Июньнең беренче яртысындагы кыраулар Әгерҗе, Актаныш, Биектау, Минзәлә, Азнакай һәм тагын берничә район кешеләренең бәрәңгеләрен, яшелчәләрен өшетте. Биектау районының Татар Урматы авылы халкы да ул вакытта шактый зыян күргән иде.  Шушы авылда яшәүче Рамил Гыйльмановка шалтыратып, хәлләрен белешеп алдык.

– Ул вакытта без 10–15 мең сумга су сиптергеч сатып алып, өшегән бәрәңгеләргә күп итеп су сиптереп тордык. Шуның файдасы булды. Сабаклар яшәреп, матураеп киттеләр, инде чәчәк атарга җыеналар. Ә менә су сиптермәгән кешеләр бәрәңгесез калды быел. Кайберәүләрнең кабак, ташкабакларын да кырау сукты, – диде ул.

Ә менә Актаныш районының Теләкәй авылы халкы суыкларга каршы үз чаралары белән көрәшкән. Бакча башларында саклап торып салам яккан алар. Аннан килгән төтен бәрәңге һәм яшелчәләрне саклап калырга ярдәм иткән. Тик шушы ук районның Аеш авылындагы хуҗалыкларга шактый зыян килгән.

– Июньнең беренче декадасындагы салкыннар кайбер кешеләрнең бәрәңге, кабак һәм башка яшелчәләренә зыян китергән. Кайберәүләр бәрәңгеләрен кабаттан утыртканнар. Безнең үзебезнеке алай ук куркыныч булмады, – диде Сәрмәдия Йосыпова. – Ләкин виноград, крыжовник, абрикос, груша, черешня агачларын, роза, гортензия кебек чәчәкләрне өшетте, корыдылар… Сөн елгасы буенда юкә агачларының чәчәкләре юк, урыны-урыны белән басулар каралган. Аның өстенә корылык, яңгырлар юк, болыннар көеп бетте, көтүдәге малларга ашарга үлән юк. Кешеләрнең дә кәефләре ничектер борчулы шикелле. Ирем Корбан гаетенә мәчеткә барган иде. Анда «Нигез» хуҗалыгы җитәкчесе бер дә күңелле фаразлар әйтмәгән. Терлекләргә ризык әзерләүдә алдан хәстәрлеген күрә башлагыз, бер дә яхшы ел килергә охшамаган, дип әйткән. Ни эшлисең инде, Аллаһы Тәгаләнең көченә каршы торырлык чара юк шул…

Зөһрә Садыйкова

 

Әлеге вакытта республикада печәннең уртача һәм зур түге: 2000–3000 сум.

Ашлык бәяләре: 8,5–10 сум

 

Татарстанның кайсы районнарында явым-төшем аеруча аз?

Районнар Быелның 15 апреленнән 28 июненә кадәр булган явым-төшем, мм
Чирмешән 5
Сарман 8
Тукай 9
Кукмара 10,6
Түбән Кама 13
Тәтеш 15,2
Лениногорск 16,2
Зәй 17
Ютазы 17
Алабуга 17
Азнакай 19
Мөслим 20
Әтнә 20
Әгерҗе 21
Минзәлә 23

 

Яңгырлар күп яуган районнар

Районнар Быелның 15 апреленнән 28 июненә кадәр булган явым-төшем, мм
Арча 57,4
Нурлат 55,1
Яшел Үзән 53,7
Чүпрәле 52

 

*Мәгълүматлар республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынды.


Фикер өстәү