Дин белән бәйле 7 сорауга ҖАВАП

Адәм баласының бөтен гомере сорауларга җавап эзләп уза. Яңа көн яңа вакыйгалар, яңа мәшәкатьләр алып килеп кенә тора. Бүгенге сәхифәбездә укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап эзләрбез. Сорауларга Лаеш районындагы «Ихлас» мәчете имамы Мөдәррис ГЫЙМРАНОВ җавап бирде.

– Балага мәрхүм туганыңның исемен кушсаң ярыймы? Ул аның язмышын кабатламасмы?

– Дөньяда һәрчак кемдер кемнеңдер исемен кабатлый. Шәхсән миңа да әтинең 18 яшендә комбайнда эшләгәндә ток чыбыгына эләгеп вафат булган абыйсының исемен кушканнар. Әлхәмделлиләһ, аның язмышын кабатламадым. Динебездә андый нәрсә юк. Иманның алты баганасы бар. Шуларның берсе – тәкъдирнең яхшысы да, начары да Аллаһы Тәгаләдән икәненә инанау. Рәсүлебез бер хәдисендә: «Бел: сиңа киләсе булмаган әйбер сиңа килмәс, сиңа киләсе әйбер сине әйләнеп узмас», – ди. Шуңа күрә тәкъдирдән узып булмый. Нинди генә исем кушылса да, баланың язмышы туганда ук язылган була. Беркем дә беркем язмышы белән яшәми. Шуңа күрә балага мәрхүм кеше исемен кушуның бер зыяны да юк.

– Затлы савыт-саба сатып алган идем. Шуның бер тәлинкәсе кителде. Зыянлы түгел, кулланып була үзе. Мөселманга мондый китек савыт-сабадан ашарга ярыймы икән?

– Рәсүлебез Мөхәммәд сәлләллаһү галәйһи вә сәлләм алтын һәм көмеш савыт-саба куллануны тыйган. «Бу – кәферләрнең савыт-сабасы, ә сезнең юл җәннәттә булыр», – дигән ул. Алтын-көмеш бер үк вакытта исәп-хисап материалы да булып тора бит әле. Бу сүз кешедә тәкәбберлек уянмасын, дөньядагы ләззәткә бирелмәсен өчен дә әйтелгән. Тагын бер хәдистән аңлашылганча, мөселманга чатнаган савыт-саба куллану, андагы ризыкка өрү дә киңәш ителми. Болай эшләсәң, гөнаһ була, дигән сүз түгел бу. Эшләмәү хәерле булган, мәкрүһ гамәл санала.

– Әбиемнен өен сүттек. Аннан бик күп иске дини календарьлар чыкты. Аларны ни эшләтергә икән?

– Бу календарьларны куяр, саклар урын булмаса, аларны яндыру хәерле. Анда Аллаһ сүзләре, хәдисләр булырга мөмкин. Аларга ихтирамсызлык булмасын, алар ниндидер хәерсез урыннарга барып эләкмәсен өчен эшләнә бу. Дини календарь, китаплар теләсә кайда аунап ятарга тиеш түгел.

– Сул кул белән ризык ашамаска кушалар. Исламда бу турыда ни диелә?

– Рәсүлебез: «Әгәр сезнең берәрегез ашаса, уң кул белән ашасын, уң кул белән эчсен. Дөреслектә, шайтан сул кул белән ашый һәм сул кул белән эчә», – дигән. Бер кеше сул кул белән ашап утырган вакытта Рәсүлебез аңа: «Уң кулың белән аша», – ди. Ул кеше исә: «Мин ашый алмыйм», – дип җавап кайтара һәм ул кешенең уң як гәүдәсе параличлана. Аллаһы Тәгалә аңа шундый газап бирә. Шуңа күрә динебез кануннары буенча уң кул белән ашау-эчү генә рөхсәт ителә. Кызганыч, моны еш кына диндә булган мөселманнар да үтәми.

– Яшем кырыкка якынлашып килә. Әмма әле һаман кияүдә түгелмен. Гаиләле булып, балаларымны сөеп яшисем килә. Насыйп ярыңны табарга ярдәм итүче берәр дога юкмы икән? Үз кешеңне кайдан эзләргә? Аптырагач язуым, бер үк гаеп итә күрмәгез.

– Аллаһы Тәгалә адәм баласын парлы итеп яраткан. Шуңа күрә үз ярын таба алмаган кеше дә иртәме-соңгы парлы булачак. Әти-әни була алмыйча тилмергән балалар да иртәме-соңмы барыбер әти-әни булачак. Шуңа күрә һәр ике очракта да, иң беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләгә ышанырга кирәк. Аллаһы Тәгалә рәхмәте булмаса, бу тормышта берни дә булмый. Шуңа күрә Аллаһының рәхмәтеннән беркайчан да өметеңне өзәргә ярамый. Тәһәҗҗүд намазы да безнең өчен мөһим урында тора. Үз парыңны табу, әти-әни булу өчен аны укырга кирәк. Аннары «Әл-фуркан» сүрәсенең 74 нче аятен дә укырга киңәш итәр идем. Бу очракта «Мәрьям» сүрәсен уку да урынлы булыр. Шунысын да истән чыгармасак иде: нәрсәдер сораган вакытта, безнең төп өмет, сүрәгә дә, аятькә дә, табибка, дуска да түгел – Аллаһы Тәгаләгә булырга тиеш.

– Якын туганыма күптәннән үпкә саклыйм. Ничек кенә тырышсам да, аны кичерә алмыйм. Догалар ярдәмендә берәр ничек күңел тынычлыгы табып буламы икән?

– Кызганыч, бүген бу мәсьәлә бик актуаль. Әлеге сорауны биргән кешегә, иң беренче чиратта, гыйлем җитмидер. Шайтан тәкәбберлеге аркасында иблис булган. Кеше дә үтермәгән, башка гөнаһ та кылмаган. Нәкъ менә рухи авыруы аркасында шундый хәлдә калган. Шуңа күрә тәкәбберлек шулкадәр зур гөнаһ санала. Гафу сорамаган кеше шушы шайтан кебек. Иблис тә шул сүзне әйтә алмыйча йөри, шуның аркасында Аллаһның рәхмәтеннән мәхрүм ул. Гафу сораганнан ары да гафу итмәүче исә үзен Аллаһтан өстен куя. Кеше зина кылса да, урласа да, хәтта кеше үтерсә дә, Аллаһ Раббыбыз: «Әгәр дә кеше үкенеп, башка моны кабатламыйча, гафу үтенсә, таулар кадәр гөнаһ белән килсәң дә, Мин сиңа үземнең рәхим-шәфкатемне бирермен, гафу итәрмен сине, әй бәндәм!» – ди. Бу дөньяда гафу итә алмаслык әйбер юк. Гафу итә алмау – безнең зәгыйфьлек. Шуңа күрә иң элек бу кеше белән утырып сөйләшергә кирәк. Бу эш кыямәткә кала күрмәсен. Ахирәттә инде мондый мөмкинлек булмаячак, анда исәп-хисап бик каты. Туганыңны да Аллаһ ризалыгы өчен гафу итәргә кирәк.

– Намазны озын күлмәк киеп, әмма яланаяк укысаң буламы? Яңа гына намазга бастым. Барлык нечкәлекләрен дә белеп бетермим.

– Шәригатебездә капланырга тиешле өлешләр бар. Хатын-кызның йөзеннән, беләзегеннән һәм тубык сөягеннән кала бөтен җире капланырга тиеш. Шуңа күрә өйдә булганда, хатын-кыз озын күлмәктән, әмма яланаяк намаз укый ала. Әмма мәчет кебек урыннарда алай эшләргә ярамый.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү