Рөстәм Миңнеханов «Алабугада җәйге кичләр» фестивален ачу тантанасында булды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алабугада җәйге кичләр» V Халыкара музыка фестивален ачу тантанасында булды. Аны Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев озатып йөрде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара open air форматында шәһәрнең иң матур урыннарының берсендә — Шишкин буаларында уза. Килү белән Рөстәм Миңнехановка әлеге территорияне төзекләндерү проекты турында сөйләделәр. Шишкин буаларын реконструкцияләүгә грантны Алабуга «Кече шәһәрләр һәм тарихи торак пунктлар» Бөтенроссия конкурсы кысаларында отты. Проект 2023-2024 елларда гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә җәяүлеләр өчен яңа юллар һәм памп-трек әзер инде.

Шулай ук Татарстан Рәисе Лисичанскидан килгән балалар — КФУның Алабуга институты Университет мәктәбен тәмамлаучылар белән очрашты. Быел гыйнвар аенда республикага 50 укучы укуларын дәвам итү өчен 11 сыйныфка килгән иде. Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшкәндә алар Татарстан югары уку йортларында укуны дәвам итү планнары турында әйтте.

 


Фикер өстәү