Рөстәм Миңнеханов: «Мин бу кешелексез гамәлне катгый тәнкыйтьлим»

Татарстан Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Швециядә Коръәнне яндыру акциясен гаепләде.

Ул мондый кешелексез гамәлләрнең даимилеге һәм бу гамәлләрне әлеге дәүләтләрнең рәсми хакимиятләре хуплавы тирән борчылу тудыруын әйтте.

«Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе буларак, мин бу кешелексез гамәлне катгый тәнкыйтьлим, — дип искәртте Татарстан Рәисе. – Әгәр кайдадыр аларның Конституциясен яндырган булса, моңа Швеция хакимияте ничек карар иде?»

Аның сүзләренчә, Россиядә безнең Президент тырышлыгы белән барлык дин вәкилләре тынычлыкта һәм татулыкта яши.

«Исламга тирән хөрмәт күрсәтүнең ачык дәлиле булып Владимир Владимировичның [Путинның] ныклы позициясе тора. Ул Россиядә Коръәнне ихтирам итмәү җинаять булып саналуын искәртә. Ә христианнарның һәм мөселманнарның үзара хөрмәте һәм туганнарча мөнәсәбәте Россия халкының бердәмлеген ныгыта», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

 


Фикер өстәү