Хәвеф-хәтәрләр, табигый бәла-казалар, үлем-китемнәр арта. Ахырзаман галәмәтеме?

Өч көнлек дөньяда яшибез. Кыска гына шушы гомерендә адәм баласы шатлыгын гына түгел, борчу-хәсрәтен дә күп күрә. Шуңа өстәп, әледән-әле төрле хәвеф-хәтәрләр, табигать бәла-казалары да булып тора. Соңгы арада бигрәк тә ешайды алар. Нәрсә бу: тәкъдирме? Аллаһы Тәгаләнең бер сынавымы? Әллә инде үзебезнең ваемсызлык нәтиҗәсеме?

Әлеге һәм башка сораулар белән «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтяховка мөрәҗәгать иттек.

– Соңгы арада хәвеф-хәтәрләр, табигый бәла-казалар, үлем-китемнәр бик нык артты. Күпләр моны, ахырзаман галәмәте, ди. Бу фикер белән килешәсезме?

– Соңгы арада мәчетләргә дә шундый сорау белән еш мөрәҗәгать итә башладылар. Төрле җир тетрәүләр, табигать бәла-казалары арту динебездә, дөрестән дә, ахырзаманның бер билгесе санала. Гомумән, соңгы елларда ахырзаманның акрынлап якынлашуы, төгәлрәк әйтсәк, аның кече билгеләре күренә башлады. Пәйгамбәребезнең хәдисендә: «Кыямәт көне алдыннан бер ел – бер атна, бер атна  бер көн кебек үтәр, бер көн бер сәгать кебек тоелыр», – диелә. Шул рәвешле вакытның тизләнүе – кыямәт көне якынлашуның чираттагы бер билгесе булып тора. Хәмер куллану, зина кылу кебек олы гөнаһларның артуы да бу көн якынлашуга ишарәли. Пәйгамбәребез шул ук хәдисендә: «Кыямәт көне якынлашканда, ирләрнең саны кимер, хатын-кызларныкы артыр», – диелә. Биек-биек йортлар төзелү, үлем-китем очраклары арту да кыямәт көненең кече билгеләре булып тора. Пәйгамбәребез хәдисендә: «Ата-аналар үзләре белән идарә итүче уллар тудырырлар», – дигән юллар да бар. Бүген, дөрестән дә, күп очракта бала ата-анасы белән идарә итә бит. Менә шушы билгеләрнең барысы да кыямәт көне якынлашу турында кисәтә дә инде.

– «Өч көнлек дөнья», дибез. Борынгылар ни өчен шулай диде икән? Диндә моның берәр аңлатмасы бармы?

– Бер нигезсез барлыкка килгән сүзләр түгел бу. Ислам динендәге борынгы галимнәребез дә шулай дип әйтә торган булган. Хәсән Әл-Басрый дигән галим: «Дөнья өч көннән тора: кичә, бүген, иртәгә. Кичәге көн инде үтеп китте. Иртәгә синең өчен килеп тә җитмәскә мөмкин. Синең көнең ул – бүген. Аны иң яхшы һәм кыйммәтле рәвештә куллан», – дигән. Шуңа да күрә без бүгенге көнебез белән яшәргә тиеш. Пәйгамбәребез дә бер хәдисендә: «Дөньялыгыгызны кайгыртыгыз – мәңге яшим сыман. Ахирәтегезне кайгыртыгыз – бүген бу дөньядан күчәм сыман», – ди. Ягъни дөньялыкны кайгыртканда, гаилә дә булдырырга, балалар табып, байлык та тупларга, йортын да төзергә, эшләргә дә – кыскасы, мәңгелеккә килгән кебек яшәргә кирәк. Ә инде ахирәтеңне кайгыртканда, ягъни намаз укыганда, ураза тотканда, сәдака, зәкят биргәндә, корбан чалганда, ахыр дөнья турында уйларга кирәк. Һәр гамәлеңне соңгысы кебек, тырышып башкарырга кирәк.

– Давыл, гарасат, яшен сугу кебек табигать бәла-казалары вакытында вакытсыз гомере өзелгән кешеләрнең гөнаһлары кичереләме?

–  Аллаһы Тәгалә безне яраткан һәм якты дөньядан китүебез дә, җәннәткә эләгү-эләкмәвебез дә – барысы да Аллаһы Тәгаләдән. Гамәлләребез, гыйбадәтләребез дә бары тик аңа гына мәгълүм. Бар нәрсә кешенең ниятеннән тора. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Һәр гамәл ниятләр белән кабул ителә», – ди. Давыл, гарасат, яшен сугу кебек табигать бәла-казалары вакытында вакытсыз гомере өзелгән кеше дә изгелекләре, гыйбадәтләре күп булып, кыямәт көнендә үз гөнаһлары өчен җавап бирә алганнан соң гына җәннәткә эләгәчәк. Шул ук яшен суккан вакытта бу кеше нинди гамәлдә булган? Спиртлы эчемлек алырга яисә явызлык кылырга барышы булганмы аның? Әллә инде шушы табигать бәла-казасы вакытында ул мәчеткә юл алган булганмы? Кешенең җәннәткә эләгү-эләкмәве әнә шуңа да бәйле.

– Яшен яшьнәгәндә әбиләр, «бисмилла» әйтеп, бөтен гәүдәне сыпырырга куша иде. Янәсе, шулай эшләсәң, кешене яшен сукмаячак. Бу – ырым-шырым гынамы? Әллә моның дини яктан берәр аңлатмасы бармы?

– Пәйгамбәребез «Фатиха», «Аятел-көрси», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләрен укып, кулына өреп, тәнен сыпыра торган булган. Төрле авырулардан котылу, төрле бәла-казалардан саклану өчен дә шулай эшләгән ул. Яшен яшьнәгәндә, «бисмилла» әйтеп, тәнне сыпыру гадәте дә шуннан килә.

– Көндәлек тормышыбызда, бигрәк тә җәйге чорда ике көннең берендә диярлек төрле хәвеф-хәтәрләр, юл фаҗигаләре, табигать бәла-казалары килеп чыгып тора. Аларда могҗиза белән исән калучылар да була. Бу – кешеләрнең гомерләре бетмәгән дигән сүзме? Мондый могҗизалы исән калу очраклары кешенең язмышына алдан язылган буламы?

– Бәла-каза килү, ниндидер авырлыкларга очрау – барысы да Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сынау. Аннан исән калу – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте. Гомере бетмәгән бәндәгә Аллаһы Тәгалә үзенең бер ярдәмен күрсәтә. Без бу дөньяга кайчан килгәнебезне белмәгән сыман кайчан китәсебезне дә белмибез. Аллаһы Тәгалә адәм баласына гомернең бер чиген биргән икән, без ул чиктән бер минутка артык та, ким дә яши алмыйбыз. Кайда язылган булса, җаныбыз шул җирдә чыга. Бу – тәкъдир. Аны берничек тә үзгәртеп булмый. Шуңа күрә кешегә Аллаһы Тәгалә биргән гомергә разый булып, могҗиза белән исән калган очракта тәүбә кылып, булган гыйбадәтләрен дәвам иттерергә кирәк. Әгәр кеше әле намазда түгел икән, бәлки бу могҗизалы исән калу – Аллаһы Тәгаләдән моны эшли башларга вакыт җитүгә, күзеңне ачуга бер ишарәдер? Адәм баласы дин юлына шатлыкта гына түгел, авыр вакытларда да килә.

– Билгеле, адәм баласы шундый гадәттән тыш хәлләр белән сынала да. Бу сынаудан без нинди нәтиҗәләр ясарга тиеш?

– Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Мин сезне курку, ачлык, ялангачлык белән, байлыкларны, туганнарыгызны биреп-алып, уңышны күп итеп биреп һәм әзәйтеп сынармын. Бу сынаулар Аллаһы Тәгаләдән булды дип инанып, аңлап, шуңа сабыр булган бәндәләргә мин Үземнең шатлыгымны, сөенечемне иркен тормышымны да насыйп итәрмен», – ди. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләнең биргән сынауларына сабыр булып, кушканнарын үтәп, тәүбәгә килеп, булган нигъмәтләребезгә шөкрана кылып яшәргә тиеш. Юкса, күп кеше сынауларның Аллаһы Тәгаләдән бирелүенә инанмый. Чынлыкта, коры еллар да, җил-давыл, хәсрәтләр дә, мәшәкать-борчулар да нәрсәнедер дөрес эшләмәвебездән, Аллаһы Тәгаләнең безгә ачуы килүдән була. Шуңа күрә Ходай биргән гомеребезне Аллаһы Тәгаләдән разый булып, ул биргәннәргә шөкер итеп яшәргә кирәк. Шул вакытта гына киләчәктә сөенечләргә ирешербез.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү