Хыяллар һәм хаталар. Равил Сабырның романын тәкъдим итү чарасыннан РЕПОРТАЖ

«Фәхрине үтереп ташладылар». Юк, классигыбыз Галимҗан Ибраһимовның күренекле әсәре турында язарга җыенмыйбыз без. Әлеге язма – Равил Сабырның нәкъ менә шулай дип аталучы романын тәкъдим итү чарасыннан репортаж һәм күпмедер дәрәҗәдә авторның үзе белән фикер алышу. Бу әсәр укучыларда нинди фикерләр уятырга өлгергән? Ул кем турында һәм кемгә атап язылган?

Әллә повесть, әллә роман…

Журналист, язучы Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» әсәре 2021 елда Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе химаясендә үткәрелгән ябык әдәби конкурсның «Роман» номинациясендә III урынны яулаган иде. Конкурстан соң ул «Казан утлары» журналында дөнья күрде һәм менә күптән түгел Татарстан китап нәшриятында 1500 данә тираж белән басылып та чыкты.

Безнең кулларга әллә ни калын булмаган китап рәвешендә килеп эләккәнче, шактый озын юл узган әсәр икән ул. Пьеса итеп языла башлап, повесть булырга тиешле романның идеясе моннан 15 еллап элек бөреләнә башлаган.

– Чаллы театрында эшләгән чакта баш режиссер Фаил Ибраһимовның бүлмәсенә еш керә идек. Шунда берсендә режиссер Булат Бәдриев, өстәленә озын бармаклары белән суга-суга: «Менә бер бүлмә, менә аның дүрт почмагы. Шул дүрт почмакка дүрт геройны утыртып куй да, мәш килсеннәр шунда. Шундый пьеса кирәк!» – дип аңлаткан иде. Бу идея кызык булып тоелды, һәм мин аны чынга ашыра башладым. Ниндидер урынга килеп җитеп, әсәрне алга таба ничек үстерергә кирәклеген аңлый алмагач ташладым, – дип искә ала автор. – Ялгышмасам, 2011 елда Камал театры чираттагы лаборатория уздырды. Анда режиссер белән драматурглар берләшеп, төркем-төркем эшләде. Безне Уфадан Айрат Әбүшаһманов белән «парлаштырдылар». Мин Айратка теге пьесаны укып күрсәттем. Озак кына фикер алыштык. Әмма шуларны утырып язарга вакыт та, мөмкинлек тә булмады. Ябык әдәби конкурс игълан ителгәч, иптәшләр, хәтта җитәкчеләр дә, катнашырга кирәк, дип кыстадылар. Һәм мин янә шул әсәргә кайттым.

Үтереп ташладылар

Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина Равил Сабырның бу әсәрен «постмодернистик роман» дип билгеләде. Ә мондый төр әдәби әсәрләргә «катлы-катлы» мәгънәләр, аллюзияләр, цитаталар, сылтамалар хас була. Бик гади итеп әйткәндә, әзерлеге, тәҗрибәсе булмаган укучы өчен түгел алар. «Фәхрине үтереп ташладылар» романындагы постмодернистик алымнарга озаклап тукталып тормыйбыз. Хәер, аның берсе романның атамасында ук бар (Галимҗан Ибраһимовның «Тирән тамырлар» әсәре шул сүзләрдән башлана). Сүз уңаеннан, шактый бәхәсле атама булды бит әле ул. Авторның бу җәһәттән фикерләрен тыңладык.

– Бәлки мин укучының ачуын чыгарырга теләгәнмендер?! Бүген – сайлау мөмкинлеге «ташып» торган заманда укучының игътибарын җәлеп итү өчен ниндидер стандарт булмаган алым кирәк бит. Бәлки, бу очракта ул бәхәследер, әмма монда криминал юк, – диде ул. – Мондый алым дөнья әдәбиятында еш кулланыла. Поэма-шигырь юллары, халык мәкальләре төрле әсәрләргә, бигрәк тә кинофильмнарга «кушыла».

Хаталар

Ниһаять, Равил Сабырдан әсәрнең эчтәлеге турында да берничә сүз.

– Эчтәлекне ике-өч сүз белән аңлату авыр. Безнең буынның үсмер һәм яшь чакта хыяллары нинди иде? Без нинди максатларга омтылдык? Һәм нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкты? Ул чактагы һәм хәзерге күзаллау ни өчен аерыла? Шуның сәбәбен аңларга һәм аңлатырга тырыштым. Бу әсәрне 1990 нчы елларда Ирек мәйданында «Азатлык!» дип кычкырмаган, суверенитет өчен көрәшмәгән яшьләр аңлап та бетермәс. Мондагы аллюзияләр, цитаталарны, сылтамаларны аңлау өчен шактый тәҗрибә кирәк. Әмма әзерлеге булмаган укучы өчен сюжеты кызыклы булыр дип уйлыйм, – дип сөйләде ул безгә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта әлеге романны Әлмәт театры сәхнәсендә кую турында сөйләшүләр бара. Равил Сабыр сүзләренчә, пьеса инде языла башлаган. Аны режиссер Айрат Әбүшаһманов куячак.

– Айрат бу әсәрне «буын җаваплылыгы» турындагы роман дип атады. Безнең алда нинди мөмкинлекләр бар иде? Без аларны кулландыкмы, юкмы? Һәм ни өчен кулланмадык? Мондый анализ кирәк иде. Бәлки, бу – бик наив фикердер, әмма һәр буын үзе үткән юл турында ни дә булса әйтсә, аннан соң килә торган буынның хаталары азрак булыр иде. Билгеле, алар бөтенләй башка шартларда яшәргә мөмкин. Әмма аларга безнең тәҗрибә ярдәм итә ала.

Адәм баласы хатадан хали түгел, әмма ул хаталарны тану һәм анализлау өчен дә шактый көч кирәк бит. Бу яктан караганда, әсәрне язу ни дәрәҗәдә авыр булды икән?

– Бу бит ике-өч айда гына язылган әсәр түгел. Мин аның нинди биеклектә булырга тиешлеген яза башлаганда ук аңладым, әмма, күрәсең, ул чакта  тормыш тәҗрибәм җитмәгән. 15 ел тәҗрибә җыю өчен аз вакыт түгел. Аннан соң, языла башлаганнан бирле әлеге әсәр тынгылык бирмәде, башка кереп утырды да һәрдаим анализларга этәреп торды. Күрәсең, ул шулай җитлеккән, «пешкән», – дип җавап бирде Равил Сабыр.

Сер итеп кенә тагын бер хикәя язуын да сөйләде ул. Озак кына әдәбияттан югалып торган драматург һәм язучының кире кайтуы булырмы бу? Монысын вакыт күрсәтер.

 Лилия Гыймазова


Фикер өстәү