Украинаның ике пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән

Курск губернаторы шулай дип хәбәр иткән.

Кичә төнлә Украинадан Курск шәһәренә таба очучы ике дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта төбәк губернаторы Роман Старовойт үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән.

“Кичә төнге 11ләр тирәсендә һава һөҗүменнән саклану көчләре Украинадан Курскига таба очучы ике пилотсыз очкычны бәреп төшерде”, –дип язган ул.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, дроннарның якынлашуы турында хәбәрләр пәйда булу сәбәпле, Мәскәүдә 10 самолет запас аэродромнарга төшеп утырган. Росавиациядә билгеләп үтелгәнчә, тагын алты һава лайнеры экипажы үз юлын үзгәрткән.


Фикер өстәү