Бүген Россия Һава-космос көчләре Украинаның төп хәрби инфраструктурасы объектларын һава һөҗүменнән саклаучы системаларны сафтан чыгарган. Бу хакта Россия Оборона министрлыгының телеграм-каналында хәбәр ителгән.
“Бүген төнлә Россиянең Һава-космос көчләре Украинаның иң кирәкле хәрби инфраструктурасы объектларын саклаучы системаларга самолеттан югары дәрәҗәдәге төгәл корал белән һөҗүм ясады. Барлык объектлар да сафтан чыгарылды”, – диелгән ведомство хәбәрендә.