Куркып яшәү гөнаһмы? (Курку турындагы 5 сорауга дин күзлегеннән ҖАВАП)

Курку – адәм баласын гомер буе озата барган хисләрнең берсе. Соңгы арада тормышыбызда аеруча ныклап тамыр җәя ул. Кеше дигәнең шатлык-куаныч белән генә түгел, курку белән дә сынала. Куркуга бирелүнең чиге бармы? Бу хистән ничек арынырга? «Рөстәм» мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин белән шул хакта сөйләшәбез.

– Адәм баласы беренче чиратта нәрсәләрдән куркырга тиеш?

– Кеше бу дөньяда, иң беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләнең ачуына дучар булудан куркырга тиеш. Бер хәдистә: «Кешенең йөрәгендә ике курку берләшмәс», – диелә. Әгәр кеше бу дөньяда Аллаһы Тәгаләдән, гөнаһлардан куркусыз хәлдә яшәсә, Кыямәт көнендә аның йөрәгендә җәһәннәмнән һәм Аллаһы Тәгаләдән курку булачак. Ул бу дөньяда, киресенчә, гөнаһлардан сакланыйм, Аллаһы Тәгаләнең ачуына дучар булмыйм, дип яшәсә, кыямәт көнендә йөрәгендә курку хисе булмаячак. Аннары кеше бу дөньяда әти-әнисенең ачуына, ләгънәтенә ирешүдән дә куркырга тиеш. Мондый хата ясаган очракта, алардан гафу үтенеп, бәхиллеген алырга кирәк. Адәм баласы кешене кимсетүдән дә куркырга тиеш. Аннан да гафу үтенү шарт.

– Коронавирус, сугыш, яман шештән, хәерчелектән куркып, хәвефләнеп яшәүчеләр күп. Бу – гөнаһмы? Болардан курку тормышыбызга шушы ук хәлләрне тартып китерә аламы?

– Бу уңайдан Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Бу дөньяда мин сезне берникадәр курку, ачлык, ялангачлык, сугыш һәм балаларыгызны югалту, корылык белән сынап карармын», – ди. Шуңа күрә чир булсынмы, сугыш булсынмы, алар – бар сынау. Алар барсы да кешелек дөньясыннан узып китә. Бу авырлыклар килгәч, түземлелек күрсәткән кешеләргә Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савабы булачак. Шушы вакытта, ягъни курыккан чакта кеше үзенең кешелеклелеген яки кешелексезлеген күрсәтә. Әгәр без алда алган күренешләрдән куркып, файдага ирешсәк, ул очракта курку урынлы әле. Әйтик, сугыштан курыкканга күрә, дәүләтебезне корал ягыннан куәтлибез, саклыйбыз, төрле чаралар күрәбез, ди. Чирдән курку аркасында, сәламәтлегебезне кайгыртсак та урынлы булачак. Әгәр кеше бу дөньяда сәламәтлегенә, балаларының, дәүләтнең тынычлыгына битараф булса, сугышы да, чире дә киләчәк.

– Куркуга ничек бирелмәскә?

– Әгәр кешедә чиста дөньяви һәм дини белем булса, анда курку хисе бик аз булачак. Андый кеше дөньяның тәртипләрен белә. Нәтиҗәдә, анда курку урынына саклану хисе пәйда була. Белемле кеше үзен сихер-зәхмәтләрдән, җеннәрдән, шайтаннардан саклый. Сәламәтлек ягыннан да куәтле булырга тырыша. Фәкыйрь буласы килмәгәч, мөмкин кадәр күбрәк белем туплый, эшли, тырыша. Кыямәт көнендә ләгънәткә һәм җәһәннәмгә ирешәсе килмәгәч, бу дөньяда изгелекләр кылырга тырыша. Курку хисеннән әнә шул рәвешле арынырга мөмкин. Кеше аңа каршы берничек көрәшә алмаган, зәхмәт белән бәйле курку хисләре була. Бу – шайтан вәсвәсәсе. Андый чакта кеше үз-үзен өшкерергә тиеш. Моны дини кешегә барып та эшләргә мөмкин.

– Курку хисеннән куркулык койдырып арынырга мөмкин, диләр. Кургаш ярдәмендә куркулык койдыручылар бар. Динебез моңа нинди мөнәсәбәттә?

– Коръән укып, догалар кылып эшләгән очракта ул өшкерүнең бер төре санала. Әгәр дә аны икенче бер сүзләр әйтеп башкарсалар, ул очракта куркулык койдыру тыела. Шуңа күрә куркулык койдыру өчен фәкать дини белеме булган, мәчеттә эшләгән кешегә генә барырга кирәк. Имам, остаз булмаган, Коръәнгә таянып эш итмәгән кешеләрдән сакланырга кирәк. Алар үзләре үк кешеләр арасында зәхмәт, курку тарата.

– Укучыбыздан шундый хат килеп иреште: «Якын дустым фаҗигале төстә вафат булды. Фаҗига урынында аның мәетен күргәч, куркып калдым. Шуннан бирле күңел тынычлыгымны югалттым. Бөтен җирдә шул күз алдыма килә, караңгыда ялгыз калырга курка башладым. Психологларга баруның да файдасы булмады. Миңа ни эшләргә икән? Бу куркудан ничек котылырга?» Укучыбызга нинди киңәш бирер идегез?

– Артык сөенгән, артык курыккан, борчылган, артык хәлсезләнгән вакытта шайтан зәхмәт салырга мөмкин. Ул үзен курку хисе буларак сиздерә. Кешенең күзенә күренә, ул өйдә үзе генә калырга, караңгылыктан курка башлый. Шайтан аның шул рәвешле фикеренә үтеп керә алган. Бу очракта нәрсә эшләргә кирәк? Иң беренче чиратта, өйдә ешрак Коръән тыңларга кирәк. Моны бүген телефон аша да, телевизор аша да эшләргә мөмкин. Икенчедән, йортыбызда сурәтләр булырга тиеш түгел. Мондый куркудан котылу өчен, өшкерүче хәзрәткә дә мөрәҗәгать итәргә була. Иң мөһиме – үзебезгә дә, шушы куркудан арындыруын сорап, Аллаһы Тәгаләгә ялварып, дога кылырга кирәк.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү