Оборона министрлыгы Украина күгендә Россия самолетының бәреп төшерелүе турындагы хәбәргә аңлатма биргән

Чит илләрдәге массакүләм мәгълүмат чараларының, янәсе, Украина территориясе күгендә Россия самолетының бәреп төшерелүе турындагы хәбәре чынбарлыкка туры килми. Бу хакта Россия Оборона министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза ТАСС.

Шулай ук, ведомствода белдерелгәнчә, Украинаның чик буе хезмәте хәрби хезмәткәрләре Россия подразделениеләренә бернинди дә каршылык күрсәтми. Украина Кораллы көчләренең авиация базалары хәрби инфраструктурасы сафтан чыгарылган, һава һөҗүменнән саклану средстволарына зыян китерелгән.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Украина Генераль штабы Россиянең биш самолеты һәм бер вертолетының бәреп төшерелүе турында хәбәр иткән. Көнбатышның массакүләм мәгълүмат чараларында Россиянең бер самолеты бәреп төшерелү турында хәбәрләр пәйда булган.
Сүз уңаеннан, Украинага Россия һәм Беларусьтан электр энергиясе бирү туктатылган.


Фикер өстәү