Халык синоптигы: “Җәй башы җылы була”

Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче Әмир Шәрәфиев җәйнең икенче яртысында матур көннәр күп булмас, ди.

– Хәзер алдан фаразлау да кыен. Безнеңчә генә дә булмый. Һава торышының үз законнары аның, – ди Әмир абый. – Быел христианнарның “Кач ману” бәйрәмендә салкыннар булмады. Бу – бер дә яхшыга түгел. Димәк, кышкы салкыннарның барысы да язга кала. 2020 елда да шулай булган иде. Ул чакта карлар эреп беткәч, апрель азагында 3-4 көн салкын торды. Уҗымнар өшеде. Хәзер бар өмет – Пасха бәйрәмендәге һава торышында. Ул көн нинди була, җәй шундый киләчәк. Әгәр Пасхада яңгырлы икән, ул 40 көн явачак.
Әмир Шәрәфиев, яз озак көттермәс, ди. Авылларына кара каргалар 19 февральдә үк килгән инде. Синоптик язгы ташулар булмас, кар әкренләп эреп бетәр дигән фикердә.
– Май-июнь айларында җылы матур көннәр торыр, ә менә икенче яртысына ышаныч юк. Явым-төшем күп булачак, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: Яндекс.Дзен


Фикер өстәү