Татарча сөйләшәбез: ГАЛӘМ БЕЛӘН ГАЛӘМ АРАСЫ

Татарлар әле космоска очмасалар да, халкыбыз йолдызлар турында һәрвакыт хыялланган. Шулай булмаса, иң матур җырларыбызда, иң матур исемнәребездә йолдызлы күккә ишарәләр табылмас иде.

Астрономия һәм космонавтикада кулланыла торган кайбер терминнарга тукталып үтик. Монда телне белү дә, фәнни төшенчәләрне урынлы куллану да кирәктер.

Иң әүвәл галәм сүзеннән башлыйк. «Галәм» сүзлектә «материянең барлык формаларыннан гыйбарәт табигать, бөтен дөнья, җиһан, макрокосм» дип бирелә. Русча әйткәндә, Вселенная. Инглизчә – Universe. Бу сүз шигъри дә яңгырый, үзе, бер яктан, матди категорияне белдерә, икенче яктан, фәлсәфәчеләр өчен якын булган рухи мәгънәгә дә ия. Әмма шунысы мөһим: Галәм ул галактика да, Галактика да түгел. Шулай ук Галәм белән космосны да аерырга кирәк. Кыскасы, без буталып беттек, шулай бит?

Әйдәгез, хәзер тәртипләп аңлап карыйк.

Барлык дөньяны үз эченә алган төшенчә өчен Галәм сүзе туры килә. Бу – Вселенная. Аны шуңа күрә дә баш хәрефтән язарга кирәк. Без Галәм турында сөйләшәбез.

Әгәр дә без Галәмнең чагыштырмача буш булган, ягъни күк җисемнәре урнашмаган өлешләре турында сөйләшәбез икән, бу – космос, яки космик киңлек, яисә галәми киңлек була. «Галәми фәза» (пространство дигән сүз) һәм «галәм киңлеге» дигән вариантлар да очрый. Инглизчә аны outer space дип йөртәләр. Татар телендә дөнья күргән текстларда бу төшенчәне галәм дип кенә бирүчеләр дә бар. Әгәр дә Галәм (Вселенная) белән галәм (космос) буталмаса, мондый вариантны дөрес дип әйтә алабыз. Бу очракта галәм Галәмнең бер өлеше генә була.

Гомумән, космос сүзе татарча ничек була соң? Монда шуны истә тотарга кирәк: беренче чиратта «космос» дип борынгы грекларның фәлсәфи төшенчәсе атала. Ул тышкы дөньяның тәртибен аңлаткан. Космос  ул –гармония. Греклар аны хаоска кампа-каршы куйган. Бу мәгънәдәге космос татарча да космос дип кала. Ә инде югарыда әйтеп үтелгәнчә «космос – космик пространство» төшенчәсе татарчага «галәм», «галәм киңлеге» дип тәрҗемә ителә ала.

Галәм ул Галактика түгел. Баш хәрефтән языла торган Галактика  ул –безнең планетабыз, Кояшыбыз, ут күршеләребез һәм башка бихисап йолдызлар кергән галактика. Галактикабызны башкача Киек Каз Юлы дип тә атыйлар (Млечный Путь).

Киек Каз Юлы – Галәмдәге иге-чиге булмаган галактикаларның берсе. Галактика дип йолдызлардан, йолдыз тупланышларыннан, йолдызара газ һәм тузаннан, кара матдә һәм планеталардан торган, үзара гравитация бәйләнеше белән бәйләнгән системаны атыйлар.

Хәрби көчләрнең галәмдә хәрби хәрәкәтләр алып бара торган бүлекләрен «космик гаскәрләр» яки «галәм гаскәрләре» дип атарга була.


Фикер өстәү