Мәскәү аэропортында чикләүләр сәбәпле, дүрт рейсны Казан аэропорты кабул итте

Мәскәү аэропортларында чикләүләр аркасында Казан аэропорты 4 рейс кабул итте. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Бүген 07.00 сәгатьтән 08.00 сәгатькә кадәр запас аэродромга Орск, Чиләбе самолетлары төште һәм Екатеринбургтан ике рейс кабул ителде.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Аэрофлот» авиакомпаниясенең Екатеринбургтан Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортына очкан самолеты Казан аэропортына төште.

Моңа «Шереметьево» аэропорты тарафыннан кертелгән чикләүләр сәбәп булды. Элегрәк шулай ук пилотсыз очкыч турындагы хәбәрләр аркасында Внуково аэропортының вакытлыча ябылуы турында мәгълүмат чыкты.

Бүген Мәскәү өлкәсе күгендә Украинаның ике пилотсыз очкычы бәреп төшерелде. 06.50 сәгатьтә Руза районында пилотсыз очкыч радиоэлектрон көрәш чарасы белән бастырылган һәм Покровское торак пункты районында һәлакәткә дучар булган. Мәскәү вакыты белән 08.16 сәгатьтә Мәскәү өлкәсе Истра районы территориясе өстендә самолет тибындагы пилотсыз очкыч белән террорчылык һөҗүме ясау омтылышы чикләнде.

«Шереметьево» аэропорты 8.30 сәгатьтән самолетлар кабул итә һәм чыгара башлады.

 


Фикер өстәү