Бураннан соң тормыш. Урамнарны кайчан җыештырып бетерерләр? Кем күпме акча эшләгән?

Транспортны, юлларны, гадәтләнгән тормышыбызны – чыдамлыкка, кешеләрне бердәмлеккә сынап та карады соң бу буранлы көннәр! Сынатмадык шикелле. Соңгы берничә елдагы иң көчле явым-төшем буранлы балачакка алып кайтты, шәһәргә җан кертте, көрәк тотып эшләүнең ни икәнен искә төшерде, юлдагыларга эш арттырды. Бураннан соң тормыш бармы?

Кайда син, өем?

Сала халкы кар һөҗүменә ничек каршы торган?

– Без урамның иң кырыенда яшибез. Кыр булгач, буран бар карны безнең капка төбенә өя, – ди Питрәч районының Шәле авылында яшәүче 41 яшьлек Ләйсән Шәкүрова. – Җитмәсә, өйгә җиһаз китерәселәре бар. Аптырагач, трактор чакырттык. Икенче көнгә тагын шул галәмәт. Якшәмбе көнне ирем Юрий белән карастыннан юл ясадык. Биеклеге – 2 метр, озынлыгы 11 метрдан артык. Моның өчен 6 сәгатьләп вакыт китте. Көрәкләр сынмады. Кулларны кыймылдатырлык та хәл юк.

Ләйсәннең моңарчы бу кадәр кар күргәне булмаган. Урамдагы «КамАЗ» кадәр «КамАЗ»ны да кар күмә язсын әле?! Урам юлы әле кардан арынмаган. Кибеткә кәҗә сукмагыннан гына йөриләр. Ә теге кар тоннелен җимерергә уйламыйлар. Кыш тагын кәефен күрсәтергә мөмкин бит! Шуңа күрә кар асты юлын су белән катырып куймакчылар. Торсын ла, комачау итми!

Питрәч районының Колкамәр авылында яшәүче Горшуновларның 5–6 метр биеклектәге йорты хәзерге вакытта – кар капкынында. Кар түбә белән тигезләшкән инде. Бары бер ягында гына чыгу юлы бар икән.

– Чыкмадык әле, юл юк бит. Ирем Михаил – тракторчы, ул инде 4–5 көн эшендә юлларда кар эттерә. Мин буранда үзем генә утырдым, – диде Зоя Горшунова. – Түбәдән кар төшеп, тәрәзә ватылмагае дип борчылдым. Утлар да сүнеп алды. Тәрәзәләр кар белән каплангач, дөм караңгы. Шәм кабызып утырырга туры килде.

Зоя апа авылда – социаль хезмәткәр. Үзеннән бигрәк ялгыз яшәүче әби-бабайлар өчен кайгыра ул. Арада өен мичкә утын ягып җылытучы инвалид та бар. Пәнҗешәмбе көнне чишмәдән су ташыган, икмәген, кирәк-ярагын илтеп биргән. Җомгадан бирле барганы юк икән. Сүз уңаеннан, авылда кибет юк. Атнага ике мәртәбә автокибет килә. Авылда сөт тә тапшырып булмый. Авыл халкы юлларны ачмыйлар дип зарлана. Трактор керә алмый. Күршеләр бер-берсе белән хәл-әхвәл сорашып тора.

Әтнә районы Бахтачы авылының да тынгысыз чагы. Монда кышын тугыз йортта нибары 19 кеше яши. Юл юк, шул сәбәпле балалар мәктәпкә укырга бара алмый. Ире Ирек трактор белән өй тирәсендәге карны эттергән. Әмма шулкадәр карга каршы торырга техниканың көче җитми икән. «Көрәп бетерә торган түгел карны. Башка борчу-хәсрәт бирмәсен инде. Кар ул – муллык», – ди Рәмзия Хөсәенова.

Кыскасы, буранда кешеләр ничек кенә хикмәтләнмәгән. Әлмәт районының Нәдер авылында Гомәровларның улы мунчага утынны чаңгыда ташыган. Мамадыш шәһәрендә яшәүче Гөлшат Исламованың гамәле дә бик кызык тоелды безгә. «Кар өйнең тәрәзәләрен күмде. Урам күренми. Аптырагач, тәрәзәне ачып, кулымны тыгып карадым. Карның калынлыгы – ярты метр чамасы. Күршеләрне карау өчен, агач кашык белән тишек тиштем», – ди ул. Балтач районының Пүскән авылында юл булмагач, сөтне чанага салып илткәннәр. Кызганыч, кайбер авылларда үлем-җитемнәр дә булган. Ни генә булса да, авылда тормыш тукталмаган.

Күмәк көч

Юлчылар, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, ничек кенә тырышса да, тротуарларны, юлларны, ишегалларын тулысынча җыештырырга өлгерми. Җыйганын да кая куясың?

«Күмәк көч тау күчерер» дигәнне «кар күчерер» дип үзгәртәсе булыр бугай. Халык ишеп яуган карлы көннәрдә урам себерүчеләргә, юлчыларга ярдәмгә үзе чыкты. Уңай ягы да юк түгел: каткан буыннар язылды, саф һава суланды, күрше белән күрше танышты, бала-чага, интернеттан ял итеп, карда аунады.

«Ричмонд» торак комплексында яшәүче Рамил әйтүенчә, кар алып килгән мәшәкатьләр кешеләрне берләштерде.

– Кар чистартырга пенсионерлар да, хатын-кызлар да чыкты. Битараф калмаган кешеләргә зур рәхмәт. Кирәк-яракларның күбесен идарәче компания үзе биреп торды. Күпләр: «Мин ни өчен чыгып чистартырга тиеш? Мин бит торак-коммуналь хезмәтләр өчен түлим!» – ди. Әмма табигатькә каршы барып булмый инде ул. Урам себерүчеләр дә барысына да өлгерми. Иртәдән кичкә кадәр кар көри бит алар. Бар нәрсә дә акча белән бәяләнми! Кешелекле булырга кирәк.

Чаллыда да күмәк тырышлык нәтиҗә биргән. Кар көчле яуган көннәрдә тирә-юньне кардан чистарту эшенә студентлар һәм мәктәп укучылары да, хәтта зур предприятиенең эшчеләре, директорлары да кушылган.

Сүз уңаеннан, өмәләр республиканың барлык районнарында да диярлек оештырылган. Көрәк, шәхси тракторлар, халык – барысы да карга каршы хезмәткә!

М12 трассасында да булды хәлләр! Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әйтүенчә, трассага бу бураннар кыенлыклар өстәгән.

– Беренчедән, ул тышкы яктан да, эчке яктан да бик биек барьерлар белән әйләндереп алынган. Алар үзеннән-үзе карны тоткарлаучы булып торалар. Көчле буран карны сыртлап сала. Икенчедән, юл шактый киң булса да, беренче полосада баручы машинаны узарга икенче полосадагысы килеп басса, икәү бергә кысылалар, нәтиҗәдә бөке барлыкка килә. Ни алга, ни артка китә алмыйлар. Әле бит М12дә теләсә кайсы якка рәхәтләнеп йөреп тә булмый, – диде ул. – Ярдәм чараларын күрдек. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җылыту һәм ашату өчен махсус чатырларын бирде. Аларны алып кайтып, Олы Кайбыч авылы янындагы зур парковка янәшәсенә   урнаштырдык. Ашау-эчү якларын район үзе кайгыртты.  Ул бит әле пунктны китереп куйдык та, барысы да шунда килеп керде дигән сүз түгел. Машиналарның төрлесе  төрле ераклыкта.  Кайберләренең ягулыклары беткән. Кайберләре баскан урыннан селкенә дә алмый: алда да, артта да, ян-якта да машина.  Аларны җыеп йөрүгә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәте һәм М12 сафка басу уңаеннан «Автодор» оештырган  авария комиссарлары хезмәткәрләре зур көч куйды.

Буш тормас

Буран юлларны гына түгел, кибет киштәләрендәге ризыкларны да «себерде». Федераль трассалар ябылу сәбәпле, йөк машиналары азык-төлекне бүлеп бирү үзәкләренә китереп җиткерә алмады. Шунлыктан ял көннәрендә халык күпләп йөри торган кибетләренә кергән кешеләр кайбер төр ризыкларның юклыгыннан зарланды. Әйтик, яшелчә һәм җиләк-җимеш, йомырка, сөт продукциясенең барлык кибетләрдә дә булмавы ачыкланды. Алар урынына сатып алучыларны бушаган киштәләр генә каршы алды.

– Кичә әни үзебезнең яндагы берничә кибеткә кереп чыккан, тик берсендә дә йомырка булмаган. Эштән кайтканда үзем дә юл уңаендагы кибетләргә кереп чыгарга булдым. Чыннан да, беренче кергән «Магнит» кибетендә кишер дә, йомырка да юк иде. Сәбәбен сатучыдан сорагач, ул: «Мондый һава шартларында йомырканы китереп җиткерә алмадылар, әлбәттә. Анысы гына түгел, Яшел Үзәннән сөт тә китерә алмыйлар әле», – диде. Ярый әле янәшәдәге башка кибеттә йомырка да, кирәкле яшелчәләр дә булды, – диде Казаннан Гамбәрия Мотыйгуллина.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге «ВТ»га хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта бөтен тырышлык юлларны, ишегалларын һәм тротуарларны кардан арындыруга куела.

– Якшәмбе кичен йөк машиналары һәм автобуслар өчен юлларны ачтылар. Шуннан соң оешмалар товарларны бүлеп бирү үзәкләренә һәм кибетләргә китереп бушата башлады. Вазгыять тотрыклана, шушы араларда кибет киштәләрендә кирәкле барлык төр продукция дә булачак, – диделәр министрлыкта.

Күз ачкысыз кар-буран, җил-давыл булса да, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре эштән туктап тормады, чөнки терлеккә вакытында ашарга бирергә, тиресен түгәргә, әйләнә-тирәне кардан чистартып торырга кирәк.

Соңгы өч көндә Арча җирлегендә дә 41,5 мм кар явып узган. Айлык норма исә 35 миллиметрны тәшкил итә. Шулай булуга карамастан, терлекчелек комплекслары көндәлек тәртиптә эшләгән, әллә нинди зур үзгәрешләр кертерлек булмаган.

– Вак-төяк мәшәкатьләре булды анысы, – диде безгә бу уңайдан районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ленар Абдуллин. – Буранда ут бетеп борчыган чаклар булды. Көчле җил бер склад түбәсен сүтә башлаган иде. Ферма тирәләренә, тирес түгәргә гел юллар ачып торылды. Авыл юлларын ачарга да күпчелек очракларда хуҗалык техникасы җәлеп ителде. Үзебез дә тик ятмыйбыз: дүшәмбе районда кар чистарту буенча өмә игълан ителде. Районның бөтен җитәкчелеге кар көрибез, халыкка уңай мохит тудыру максатыннан, тротуарларны чистартабыз.

Республиканың берничә районында эшләүче «Август-Агро» компаниясе карамагындагы комплекслар да гадәти режимда эшләгән.

– Терлекчелектә ял да, читтән торып эшләү дә каралмаган, эшчеләр тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, теләсә кайсы һава торышында эшли, – диде оешманың генераль директоры Наталия Козлова. – Товарлыклы сөтчелек комплекслары гадәттәгечә эшли. Юллардагы, ферма тирәләрендәге карларны да вакытында җыештырып тордылар. Шулай итеп, территорияне чистарту буенча өстәмә мәшәкатьләрдән кала, һава торышы терлекчелеккә берничек тә тәэсир итмәде.

Кем җаваплы?

Һава торышының көйсезлеге самолетта очучыларның да кәефен кырды булса кирәк. Кемнеңдер рейслары кичектерелде, кемнәр бөтенләй теләгән җиренә очмады. Андый очракта хокук сүзе нинди булыр? «ВТ» юристы Булат Закировтан шуны сорадык.

– Әгәр билетны үзегез сатып алсагыз, ягъни авиаперевозчик белән килешү төзесәгез, аны үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән өчен җаваплылык авиакомпаниягә йөкләнә. Шулай итеп, очкыч хуҗасы гаебе белән рейс һава торышы, техник һәм башка сәбәпләр аркасында тоткарланганда яки туктатылганда, шулай ук маршрут

үзгәргәндә, пассажирлар өчен түбәндәге бушлай хезмәтләр оештырылырга тиеш: җиде яшькә кадәрге балалы пассажирга ана һәм бала бүлмәсен бирү; очышны ике сәгатьтән артык көткәндә ике тапкыр телефоннан шалтырату яки ике электрон хат җибәрү мөмкинлеге тудыру; рейсны ике сәгатьтән артык көткәндә салкын эчемлекләр белән тәэмин итү; аерым очракларда кайнар ризык белән тәэмин итү; рейсны көндез сигез сәгатьтән артык көткәндә һәм төнлә алты сәгатьтән артык көткәндә пассажирларны кунакханәгә урнаштыру; аэропорттан кунакханәгә һәм кунакханәдән аэропортка транспорт белән китерү; багаж саклауны оештыру.

Әгәр пассажир очыштан баш тартырга мәҗбүр икән, аңа авиакомпания вәкиленә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул кәгазь билетта тиешле билге ясаячак яки махсус документ бирәчәк. Компенсацияне күчерергә кирәк булган счетны күрсәтеп, гариза языла. Компенсация 60 көн эчендә күчерелергә тиеш. Очышның тоткарлануы яки туктатылуы турында мәгълүмат белән таблоны фотога төшерү кирәк, бу судта булышачак. Әгәр очыш вакыты үзгәрсә, пассажир түләгән бөтен сумманы кире алырга хокуклы. Әгәр очыш өлешчә генә башкарылган булса, аңа акча өлешчә кайтарыла.

P.S. Җырдагыча: «Тышта буран булса булсын, өйдә булмасын!» Һәр нәрсәнең уңай ягын күрергә өйрәник. Таш та түгел, хәсрәт тә түгел бит, кар ява. Димәк, муллык ява.

 

Карлы көннәр – саннарда

Башкалада 17 гыйнвардан башлап 49 мм явым-төшем булган. Бу – айлык норманың 106 проценты.

Кар эретү пунктлары көчәйтелгән режимда эшләгән. Бер тәүлеккә 11 мең тоннадан артык кар кабул ителгән (гадәти көннәрдә – 8 мең тонна).

Шәһәрдән 157 мең тонна кар чыгарылган.

6 мең тонна реагент һәм ком-тоз кушылмасы файдаланылган.

Бу кызык!

«Авито» игъланнар сайтына күз салдык. Тракторчы, кар көрәү хезмәтен күрсәтүчеләр бу эшне ничә сумга башкара икән?

Тракторчы – 1000 сумнан башлана (сәгате)

Көрәк белән кар җыештыру – 700 сумнан башлана (сәгате)

Махсус техника белән кар җыештыру – 2500 сумнан башлана

Түбәне кардан чистарту – 40 сум (квадрат метры)

Машинаны кардан чыгарырга ярдәм итү – 1500 сумнан башлана

Таксистлар да бу арада яхшы гына акча эшләде. Һава торышы сәбәпле тарифлар уйнаган көннәрдә сменасына 74 мең сум акча эшләүчеләр дә булган. Бу – 200 заказ үтәгән таксист акчасы.

Рәис Шәкүров, халык синоптигы:

– 4–5 ел инде юньле буран күргән юк иде. Кар бит ул – икмәк. Яусын, кыш карлы булырга тиеш. Тик шул ягы гына борчый: явым-төшем артыкка китсә, җәен давыллар, су басуларга китерергә мөмкин. Бураннардан соң салкыннар башлана. Алда – хут суыклары (19 февральдән 19 мартка кадәр). Ул суыклар кирәк. Бу очракта җәй бик яхшы киләчәк.

Быелгы җәй матур килер: яңгыры да вакытында явар, җиле дә вакытында исәр, дип фаразлый ул. Икмәк булса, ит тә, сөт тә булыр.

 

«ВТ»ның социаль челтәрендәге укучылар фикере

Шәргия Фәтиева: «Быел кар күп дисәләр дә, без үскәндәге кебек түгел. Балачакта әнинең сеңелләренә барырга ярата идем. Чөнки аларның өен нишләптер кар баса иде. Шунлыктан веранда ишеген көч-хәл белән ачып, баскыч ясап, өскә менеп, өй түбәсе буйлап йөриләр иде. Дөрес, без бала-чагага кызык булгандыр, олыларга – олы бәла иде шул…»

Наилә Ибраһимова: «Яртысы да яумады әле элеккеге карның. Чүт кенә кар яуса да исләре китә! Өчәр көн күз ачкысыз буран була иде. Яусын, куанычы белән яусын! Карга гына түзәргә була».

Халисә Фәттахова-Фәсәхова: «2023 елның җәй айларында елгалар корыган иде, яусын әле!»

 

 


Фикер өстәү