Рөстәм Миңнеханов Марий Эл Республикасы Башлыгы Юрий Зайцев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Марий Эл Республикасы Башлыгы Юрий Зайцев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Төбәкара хезмәттәшлек, берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды. Марий Эл Республикасын аеруча Татарстанның махсус икътисади зоналар булдыру тәҗрибәсен өйрәнү кызыксындыра.

Төбәкара мөнәсәбәтләр нәтиҗәле үссен өчен, Марий Эл Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешне имзалау турында карар кабул ителде, дип хәбәр итте очрашу ахырында Юрий Зайцев.

Документка Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында имза салыныр дип көтелә. Бу документ «Алабуга» тәҗрибәсен өйрәнү буенча уртак эшебезнең башлангычы булачак, дип ассызыклады Юрий Зайцев.

«Без Татарстан Рәисеннән Рөстәм Миңнехановтан махсус икътисади зона булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашуын сорарга килдек. Икътисади зонаның яшәве генә түгел, ә файда китерүе өчен төбәктә нинди шартлар һәм нәрсә эшләнергә тиеш? Без ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Марий Эл белгечләреннән, шулай ук «Алабуга» МИЗ белгечләреннән эшче төркем төзергә булдык. Татарстан тәҗрибәсен безнең республика өчен ничек кулланырга мөмкин икәнен карыйк» — диде Зайцев.

Марий Эл башлыгы төбәк белән кызыксынучы инвесторлар барлыгын, эшләү өчен шартлар барлыгын әйтте.

«Мин беләм, Рөстәм Миңнеханов бу проектны үзе башлап җибәрде – махсус икътисади зона булдыру һәм җитди тәҗрибәгә ия. Бүген без Татарстанда уңышлы икътисади вәзгыятьне күрәбез, ул күп тармакларда инвесторларны җәлеп итү урынына әверелде. Шуңа күрә — эшли башлыйбыз», — диде Юрий Зайцев.


Фикер өстәү