Татарстанда сәламәтлек саклау буенча бердәм элемтә үзәге эшли

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, ОРВИ көчәю сәбәпле, сәламәтлек саклау буенча бердәм элемтә үзәгенең эшләве турында искәртә. Вируслы инфекция билгеләре күренүгә үк, телефоннан шалтыратып, табибны өйгә чакыртырга мөмкин дигән сүз бу.

Исегезгә төшерәбез: элемтә үзәге узган елның сентябреннән эшли башлады. Моңа кадәр сәламәтлек саклау өлкәсендә булдырылган төрле «кайнар линия»ләрне берләштергән ул. Операторлар барлык медицина оешмаларының мәгълүмат системасына тоташтырылган.

Бердәм элемтә үзәгенә (8(843) 558-03-03) шалтыратып, табибка прививка ясату, диспансеризация узу өчен язылырга, шулай ук табибны өйгә чакыртырга мөмкин. Моннан тыш, бу номерны җыеп, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү, дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләрен белешергә, шикаять-тәкъдимнәрне җиткерергә була.

Элемтә үзәге ачылганнан бирле аңа якынча 16 мең тапкыр шалтыратканнар инде. Ул атна буе тәүлек әйләнәсе эшли.


Фикер өстәү