Татарстанда 23 марттан бирле Татарстан Республикасы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкилнең “Кайнар линия” телефоны эшләп килә.
Телефон аша бизнес алып баруга бәйле барлык мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бизнес-омбудсман аппараты белгечләре киңәш-табышлар бирәчәк һәм килеп туган мәсьәләнең чишелешен табу юлларын күрсәтәчәк. Кирәк икән, тиешле аңлатма алу өчен, турыдан-туры җирле хакимият органнары һәм контрольлек-күзәтчелек органнары белән элемтәгә керәчәк.
Татарстан Республикасы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкилнең “Кайнар линия” телефоны: (843) 203-29-08) (эшмәкәрләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча, шулай ук дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары белән берлектә эшләүгә бәйле эшмәкәрлек эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча).
Киңәш-табыш сорап, түбәндәге “Кайнар линия”ләргә дә шалтыратырга мөмкин:
Татарстан Республикасы Икътисад һәм сәүдә министрлыгы: (843) 524-90-90 (эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча)
Татарстан Республикасы Гарантия фонды: (843) 293-16-94 (гарантияләр һәм поручительстволар, шулай ук ташламалы кредитлар рәвешендә дәүләт ярдәме чаралары буенча)
Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды (843) 524 90 90 (эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме буенча)
“Тикшерелгән бизнес”: 8 (800) 222-37-22 (РФ буенча бушлай)
(эшмәкәрләрнең контрольлек-күзәтчелек органнары белән берлектә эшләү мәсьәләләре буенча)
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: (843) 221-76-23 (азык-төлек базары, авыл хуҗалыгы техникасы хәрәкәте, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлар эше буенча). Бүгеннән башлап, күп каналлы “Кайнар линия” ачылды
Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы: (843) 238-61-04, 236-06-27, 236-54-15 (форс-мажор мәсьәләләре, шулай ук аны рәсмиләштерү буенча киңәш-табыш)
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat