«Кайнар линия» табибка язылырга булыша

Хәзер бөтен нәрсәне ковидка бәйләргә һәм сылтарга өйрәнеп беттек инде. Аз гына йөткертсә яки төчкертсә дә, куркуга калабыз. Беркөнне кызымның сул як колагы ишетми башлады. Берничә көн элек борынына томау төшкән иде. Күңелгә шик керде. Һаман да шул таҗвирус шикләндерде инде. Мәкерле яңа вирусның үзен төрлечә сиздерергә мөмкинлеге хакында белгечләрдән күп тапкырлар ишеткән, укыган бар. Үзебез дә шул турыда язып торабыз.

Җомга көн кич иде. Бу вакытта сырхауханәләр эшләми. Аннары андагы кеше белән тулган тар коридорлар күз алдына килеп басты. Табибка барыр алдыннан языласы бит әле. Тар белгечләргә участок табибы аша гына эләгәсең. Җитмәсә, алда – ял көннәре. Шунда кылт итеп «кайнар линия» телефоны искә төште. 8-800-222-59-00 номерын җыйдым. 122 кыска номерга да шалтыратырга мөмкин. Ковидка бәйле сорауларга җавап бирү җәһәтеннән оештырылган «кайнар линия» телефоннары ул. Телефонны Алисә исемле оператор алды һәм сүзне бүлдермичә тыңлап торды. «Коронавирус инфекциясе дип уйларга ашыкмагыз, бәлки, алай түгелдер», – диде ул һәм оториноларингологка (ЛОР) күренергә кирәклеген әйтте. Соңгы арада өйдә коронавирус белән авыручылар булмадымы, дип кызыксынды. Исем, фамилияне язып алгач, кайсы сырхауханәгә теркәлүебезне белеште. Безнең хакта дәвалау оешмасына хәбәр итәчәкләр икән. Икенче көнне иртән, сырхауханәдән шалтыратып, дүшәмбе төштән соң ЛОР белгеченә килергә куштылар. Шөкер, шикләнүләр, куркулар юкка булган. Хикмәт ковидта түгел икән бит. Колак сагызы җыелган һәм шул «бөке» хасил иткән. Шәфкать туташы аны сыекча белән чистарткач, колак элекке кебек ишетә башлады. Шулай итеп, «кайнар линия» телефоны ярдәме белән бу проблемадан тиз котылдык.
Ковидка бәйле сораулар күп булуын искә алып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән «кайнар линия» телефоны ноябрь аеннан тагын да көчәйтелде. Ул Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы карамагында эшли. Әлеге министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, «кайнар линия» телефоны көн саен 2 меңнән артык шалтырату кабул итә. Сырхауханә һәм башка дәвалау оешмаларына шалтыратканда, еш кына озак көтәргә туры килә. Кайчак телефонны өзеп, яңадан шул номерны җыясың һәм сабыр гына тагын көтәсең…

«Кайнар линия» телефонына эләгү озак түгел. Моны сынау өчен берничә мәртәбә шалтыратып карадым.
Анда республика район-авылларыннан да шалтыратып була. Тагын бер уңайлы ягы: белгечләр тәүлек буе эшли. Татар авылында яшәүче кешегә авырулар һәм проблемалар хакында үзебезнең телдә сөйләү җиңелрәк. «Кайнар линия»дә татарча җавап бирүче хезмәткәрләр дә бар икән. Дөрес, минем белән русча сөйләштеләр. Үзен Диләрә дип таныштырган оператор татарча аралашучы хезмәткәрләрнең буш түгеллеген әйтте. Белгечләр медицина тармагы, сырхауханәләр эшчәнлеге, дарулар белән тәэмин ителеш һәм башка сорауларга консультация бирә. Мәсәлән, организмда коронавируска каршы антитәнчекләр барлыкка килмәгәнме икәнне белү өчен, анализны кайда тапшырырга? Алисә: «Ковид белән авырдыгызмы, анализлар тапшыргач, ул диагноз расландымы?» – дип сорады. Юк икәнен белгәч, антитәнчекләргә анализны хосусый сырхауханәләрдә тапшырып булуын аңлатты.
– Антитәнчекләргә анализны гадәттә эш урынында белешмә сораган очракта тапшыралар, – ди оператор. – Кемгәдер авырып ятучы якыннарын карарга кирәк була. Антитәнчекләр барлыгы беленсә, димәк, сырхау янында курыкмыйча йөри аласың. Антитәнчекләр булган очракта да, саклану чараларын үтәргә, битлек, пирчәткә кияргә кирәк.

«Кайнар линия»гә чыгучыларны күбрәк сырхауханәгә ничек эләгергә, «ашыгыч ярдәм» белгечләренә ничек шалтыратырга дигән сорау борчый икән. Һәркем үзенең чире турында сөйли, зарлана, нишләргә белмәвен әйтә. Дөрес, биредә психологик ярдәм күрсәтмиләр, ә сорауларга төгәл мәгълүмат бирәләр. «Кайнар линия» телефоны аша сырхауханә табибына тиз арада язылып була. Һәр шалтыратучы белән булган сөйләшү язып барыла һәм берсе дә җавапсыз калмый. Кайбер кеше көнгә берничә тапкыр шалтыратырга мөмкин. Белгечләр, андый очракта да тынычлык саклап, җайлап кына аңлаталар. Операторларның байтагы медицина белеменә ия һәм арада педагог-психологлар да бар. Аларның барысы да контакт-үзәктә эшли башлаганчы, махсус әзерлек курсы узган.
Республика халкы соңгы араларда коронавируска каршы вакциналар турында кызыксына икән. Вакцинаны кайчан, кайда ясатып булуын сорыйлар. Тик әлегә теләге булган бар кешегә дә аны ясау мөмкинлеге юк. «Кайнар линия» телефонына шалтыраткач, «ашыгыч ярдәм» хастаханәгә алып китте, сырхауханәгә язылдым, өйгә дарулар китерделәр, дигән сүзләрне соңгы арада еш ишетергә туры килә. Ковидка бәйле мең төрле сорауга белгечләрдән җавап алгач, үзеңнең ялгыз түгеллегеңне аңлыйсың.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү